Башкортстанда сугыш ветераны исемен мемориалдагы исемлектән сызганнар
Суд, материалларны өйрәнеп, авыл җирлеге хакимияте башлыгының бу гамәле нигезсез дигән нәтиҗәгә килгән.
Башкортстанның Бөрҗән районы Галиәкбәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераны исемен законсыз төстә мемориалдагы исемлектән сызып атканнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Шушы мәсьәлә буенча район судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән ир-ат әтисенең фамилиясе башта истәлек тактасына кертелгән булуын әйткән. Әмма 2015 елның декабрендә аның турындагы мәгълүматларны исемлектән сызып атканнар.
Суд утырышында авыл советы башлыгы шикаять бирүченең әтисе сугышта катнашмавын әйткән, шуңа күрә аның фамилиясен алып ташлаганын белдергән. Әмма кайбер язма чыганакларда әлеге ветеранның сугышта катнашуы һәм орден-медальләр алуы турында да мәгълүмат бар.
Суд, материалларны өйрәнеп, авыл җирлеге хакимияте башлыгының гамәлләре бернигә дә нигезләнмәгән дигән нәтиҗәгә килгән. Ни өчен дигәндә, Бөек Ватан сугышы ветеранын мактау тактасындагы исемлеккә кертү турындагы карар хәрби комиссариатлар компетенциясенә карый. Район хакимияте ветеранның фамилиясен исемлеккә яңадан кертергә күрсәтмә биргән.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев