Быел «Татмедиа» газета-журналлар белән вендинг автоматларын куярга ниятли
Шамил Садыйков мондый аппаратларның плюсларын атады.
Быел «Татмедиа» агентлыгы газета-журналлар белән вендинг автоматларын куярга ниятли. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.
«Казан сәүдә үзәкләрендә һәм социаль әһәмияткә ия объектларда брендлы вендинг автоматларын куяю ниятләнә. Вендинг аппаратлары плюслары — матбугат таратуның түбән үзкыйммәте, үтемлелек, уңайлылык», — диде ул.
Фото: Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев