31 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Manitou төягеченең демонстрацион күрсәткече
2020 елның 28 гыйнварында Саба районының Олы Шыңар авылында «туган як» ҖЧҖ базасында «Агроф» ҖЧҖ компаниясе (John Deere, Manitou, Vaderstad) Manitou MLT-X 735 T LSU телескопик төягечен (Франция производствосы) күрсәтте.
-
Казанда Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсендә азык-төлек лабораториясе эшләячәк
Horeca by Kazan күргәзмәсе яңа исем алды, быел ул киңәйтелгән форматта узачак.
-
Предприятие йөкләмәләрне үтәлгән
“Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең 2019 ел җитештерү-икътисад эшчәнлеге йомгакларына багышланган җыелышында предприятие директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясап, коллективның хисап чорындагы хезмәтен уңай бәяләде.
-
Гүзәл Уразова Рөстәм Нәбиевка нинди сюрприз ясаган?
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Рөстәм Нәбиевны кызы туу белән тәбрикләргә дип, аңа сюрприз ясарга килгәннәр. Бу вакыйганы алар видеога төшереп, Инстаграмга керттеләр.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл яшьләрен «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумында катнашырга чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
-
Россиядә илкүләм проектларда иң еш телгә алынган өч төбәкнең берсе Татарстан булды
Республика «Торак һәм шәһәр мохите», «Мәдәният», «Мәгариф» һәм «Экология» илкүләм проектлары белән бәйле материалларда барыннан да ешрак телгә алынган.
-
Айдар Сәлимгәрәев: Район мәгълүмат чараларының яраткан һәм тугры укучылары бар
Районнарда басмалар дәүләт ярдәменә мохтаҗ, диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
-
ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ
Районыбыз авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз, миграция законнарын бозып, үзенең йортына чит илнең (Үзбәкстан) 4 гражданын законсыз рәвештә пропискага керткән
-
Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан китүе уңаеннан матбугат конференциясе уздырды
Җырчы «Барс Медиа»ның яңа җитәкчелеген җырларын радиога алмауда гаепли.
-
РФ Юстиция министрлыгында артык тизлек өчен штрафларны арттырырга тәкъдим иттеләр
Моннан тыш, яңа проект тупланма система кертергә тәкъдим итә: өч тупас хокук бозу очрагында машина йөртүчене хокуктан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
-
Быел «Татмедиа» газета-журналлар белән вендинг автоматларын куярга ниятли
Шамил Садыйков мондый аппаратларның плюсларын атады.
-
“Тоннель” Шәмәрдәнгә күчте
ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Шәмәрдәннең Азино урамында 16.30-19.00 сәгатьләрдә уздырган “Тоннель” операциясе барышында 100дән артык автомобиль туктатылып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 18 йөртүчегә беркетмә төзелде. Болар – иминлек каешын такмаучылар, укылмый торган дәүләт номер билгеләре белән йөрүчеләр, элек салынган штрафларын вакытында түләмәүчеләр.
-
ГАИЛӘМНЕҢ ҖИҢҮ ТАҢНАРЫ
Мин 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы хакында әбием сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләм. Ул сөйли, мин аның һәр сүзен дәфтәр битенә язып калырга ашыгам. Сирәгәйде, сугыш чоры балаларының саны да сирәгәйде. Әбием кебек бәян итүчеләр булганда, язып калырга кирәк. Килер буыннарга сөйләргә, искә алырга зур бер тарихи истәлек бит.
-
«Татарстан 24» телеканалында быел татар телендә тапшырулар чыга башлау ниятләнә
Айдар Сәлимгәрәев телевизион сурәт сыйфаты яхшырачагын әйтте.
-
“Кар чанасы” операциясе
Республикада 13 гыйнвардан 6 мартка кадәр “Кар чанасы-2020” профилактик операциясе үткәрелә. Максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау.