Чынны ялганнан аерырга: ни ашаганыгызны беләсезме?
“Органик авыл хуҗалыгы турында”гы закон игенчегә ни бирә? Закон кабул ителгәннән соң, кибет киштәләрендәге төрле ясалма азык-төлек, ялган продуктларның “чын йөзе” ачылырга тиеш, ди белгечләр. Һәрхәлдә, бүгенгедәй кибет киштәләрен яулап алган төрле фальсификатлар, уйдырма маркировкалар юкка чыгарылып, кибет киштәсендәге азык-төлекнең чыныннан ялганын аерып булачак. Закон нигезендә барлык җитештерелгән продукция сыйфат сертификатына ия булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклар һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясе корылтаенда чыгыш ясаучылар бездә җитештерелә торган продукциянең органик, ягъни кеше организмы өчен файдалырак булса да, бәясе арзан булудан зарлана. Хикмәт нәрсәдә?
Сер түгел, күбебез кибеткә керү белән, иң элек азык-төлекнең бәясенә карыйбыз. Аннары инде кайсы арзанрак, шунысын сатып алырга тырышабыз. Кайбер илләрдәге кебек кибеткә зурайткыч пыяла алып йөрүчеләр бездә әлегә бик аз.
Әмма тормыш яхшыра барган саен, бездә дә азык-төлекнең бәясенә генә түгел, сыйфатына игътибар итүчеләр саны арта. Төрле тәмләткечләр, химикат һәм башка төр кушылмалар өстәп җитештерелгән азык-төлекнең кеше организмы өчен файдасыннан зыяны күбрәк булуын да беләбез.
Алексеевск районы фермеры, гомерен авыл хуҗалыгында органик продукция җитештерүгә багышлаган Илшат Гомәров сүзләренә караганда, органик продукция җитештерүче фермерлар саны якын елларда артканнан-арта барачак. “Тормыш дәрәҗәсе яхшыра барганда, һәркем үз сәламәтлеге турында кайгырта башлый. Дөрес, мондый продукция җитештерүнең мәшәкате күбрәк, әмма әҗере дә бар. Чит илләр бездә җитештерелгән органик авыл хуҗалыгы продукциясен кыйммәт бәядән алырга әзер. Мондый азык-төлеккә сорау бездә дә бар“, – ди Илшат Минвәли улы.
Әмма органик продукция җитештерүнең үз шартлары, катгый таләпләре дә байтак. Сөрү җире ким дигәндә өч ел дәвамында химик ашламаларсыз эшкәртелергә тиеш. Җирне ашлау дөрес итеп кулланылган чәчү структурасы ярдәмендә башкарыла. Гербицид, пестицид кебек агулы химикатлар, ГМО, антибиотик матдәләр, үсеш гормоннары һәм башка төр препаратлар куллану катгый тыела. Кыскасы, органик авыл хуҗалыгы продукциясе табигать биргән мөмкинлекләрне 100 процентка файдалана белүне таләп итә. Моңа ирешү шактый кыен, әмма авыл хуҗалыгының киләчәге нәкъ менә органик продукция җитештерүдә дип саный Илшат Гомәров.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән хәзер дөньяның 140 илендә шөгыльләнәләр. Әмма сөрү җире мәйданнары чикләнгән булу сәбәпле, күбесе үз хаҗәтләрен дә канәгатьләндерә алмый. Кытайда андый мәйдан – 2,3 миллион гектар, Америкада – 1,9, Германиядә – нибары 0,8 миллион гектар. Россиядә исә озак еллар дәвамында эшкәртелми яткан җир мәйданнары дистәләгән миллион гектар исәпләнә. Бернинди химия, зыянлы матдәләрнең нәрсә икәнлеген белмәгән сөрү җирләрендә органик авыл хуҗалыгы культуралары җитештерә башларга күптән вакыт. Дөрес, мондый эш-мәшәкать өстәмә чыгымнар сорый. “Халыкара органик сертификат” алуы да җиңел булмаячак. Әмма органик продукцияләргә ихтыяҗ гаять зур булуын да онытырга ярамый.
Органик авыл хуҗалыгы – игенчеләребез, аеруча фермерлар өчен гаять зур мөмкинлекләр дә ача. Бүген без мул уңыш үстерергә өйрәндек. Хәзер инде ашлыкны тиешле бәядән сатарга өйрәнәсе генә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев