Камил Сәгъдәтшин автор яңалыклары
-
Ни өчен шәхси хуҗалыкларда маллар саны кими?
Кыска гына вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда ит җитештерү дә 1,6 процентка кимегән.
-
Кайда телисең, шунда яшә. Фермерның йортны үз җирендә төзисе килә
Бер карасаң, чыннан да гаҗәп бит. Закон тарафыннан тәгаенләнгән йөзләрчә гектар җир кишәрлегеңдә үзең һәм гаиләң яши алырлык шәхси йорт, терлек торагы һәм башка ярдәмче корылмалар төзи алма, имеш. Җирнең чын хуҗасы шундый буламы инде? Дәүләт Думасында бу мәсьәләдә үзгәреш тәкъдим итәләр.
-
Язмышын авыл белән бәйләгән яшьләрне киләчәктә ни көтә?
Авыл баласының да кулыннан телефон төшми. Компьютер турында әйтеп торасы да юк. Кызык бит. Мәгълүматның файдалысы да, зыянлысы да интернетта тулып ята. Бер мавыгып китсәң, ишегалдында сине көтеп торучы мал-туар, кош-корт, яшелчә бакчасы да истән чыга. Бала авыл тормышыннан бизә барганын үзе дә сизми кала.
-
Томшыгын алса, койрыгы ябыша… Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш
Россия Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгына бирелә торган дәүләт ярдәменең 98 проценты эре агрохолдингларга эләгә. Бернинди кыенлыкларга карамый, терлекнең баш санын киметмичә, сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле продукцияләр җитештерүче крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменең нибары 2 проценты белән ризалашып яшәргә туры килә икән.
-
Этең – исәптә, инде мәчеңне теркә. Мал-туарны электрон исәпкә алу кемгә кирәк?
Электрон чиплар ярдәмендә йорт хайваннары, хуҗалыклардагы терлек-туар, кош-корт, күп төрле башка тереклек ияләрен, шул исәптән бал кортларының исәбен булдыру турында фикерләр соңгы вакытларда һаман саен ешрак кабатлана. Өстәгеләр моны терлек-туар арасында төрле куркыныч авырулардан саклану чаралары белән аңлатырга омтылса, әлеге гамәлнең өстәмә салым базасы булдыру зарурлыгына бәйләүчеләр дә аз түгел. Һәрхәлдә, максат куелган һәм аны тормышка ашыру бары тик вакыт эше дип аңларга кирәк.
-
Табигыйны ялганнан ничек аерырга? Сөт ризыклары өч төркемгә бүленәчәк
Татарстан сөт җитештерү буенча шактый еллар дәвамында Россия төбәкләре арасында беренче урында бара. Табигате буенча игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә иң уңай шартларга ия булган Краснодар крае да бездән йөзләрчә мең тоннага азрак продукция җитештерә.
-
Кар яуганга кем сөенә? Галимнәр авыл хуҗалыгы өчен ел уңышлы булачак дип фаразлый
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында чираттагы очрашуда сүз башлыча ел йомгаклары турында барды. Институт җитәкчесе Марсель Таһиров әйтүенчә, узган ел, башкалардан аермалы буларак, нәтиҗәләргә бай, уңышлы дип саналырга хаклы. Хикмәт галимнәребез уйлап тапкан йөздән артык югары җитештерүчән сортларның Татарстан хуҗалыкларында елдан-ел киңрәк мәйданнар биләвендә яки терлекчелек тармагындагы уңышларда гына да түгел бугай.
-
Кемгә – ит, кемгәдер – кәбестә. Хуҗалыкларда хезмәт хакы ни өчен түбән?
1 гыйнвардан гамәлгә кергән канун нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы 11 мең 280 сумнан ким булырга тиеш түгел. Таләпләр катгый булуга да карамастан, республиканың кайбер хуҗалыкларында закон бозулар һаман да дәвам итә. Болай да түбән эш хакын төрле сәбәпләр белән вакытында бирмиләр. Мондый хилафлык аеруча Әгерҗе, Югары Ослан, Менделеевск, Кама Тамагы һәм башка кайбер район хуҗалыкларына хас.
-
“Шикәрле тормыш” кемгә яный? Куркыныч авырулар арасында диабет чире – өченче урында
Газетаның алдагы санында танылган журналист, “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның каһәр суккыры шикәр чиреннән интегүе, гангрена башлангач, бер үкчәсенә операция ясалуы турында хәбәр ителгән иде.
-
Зоотехник китте, агроном килмәде. Ни өчен хуҗалыкларда яшь кадрларга кытлык арта?
– Авыл хуҗалыгында иң кискен проблема нинди? Озак еллар Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыгын җитәкләгән Борис Гафуров көтмәгәндә шундый сорау биргәч, бераз югалып та калдым. Авылның проблемаларын санап та бетерерлек түгел бит. Шуларның кайсы иң кискене икән соң?
-
Тагын шул тырмага басабызмы? Россиядә шәхси хуҗалыкларга салым салмакчылар
Дәүләт казнасын тулыландыру өчен, өстәгеләр тагын бер чара уйлап табарга җыена. Яңарак кына пенсия реформасы белән шатландырганнар иде. Инде менә тагын яңалык –Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты кертелгән. Әлеге закон кабул ителгән очракта шәхси хуҗалыклар патент алырга, ягъни салым түләргә тиеш булачак.
-
Берүзең хәл итәрлек түгел
Колхоз-совхозларны бетергәннән соң, авыл көтүчесез калган маллар сыман, кая барырга, ни эшләргә белми аптырады. Пай җиренә хокук бирүче яшел кәгазьләр дә әллә ни рухландырмады. Эшкәртү, чәчү, уңышын җыеп алу өчен кирәкле техника, тагылма җайланмалары булмагач, пай җире белән нәрсә эшлисе?
-
Юатуын юаталар, ә бәяләр арта
Халыкта, чебешне көзен саныйлар, дип тикмәгә әйтелмидер. Авыл хуҗалыгында да кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Елның шактый катлаулы килүенә карамастан, игенчеләребезнең фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсез калмады – амбарларга 3 миллион 670 мең тоннага якын ашлык кайтты.
-
Гиннесс китабына керәбезме?
Татарстан авыл хуҗалыгы үз алдына игенчелек, терлекчелек һәм башка тармакларда елга 5 процент үсешкә ирешү бурычы куеп эшли. Ашлыкка, сөт, ит һәм авыл хуҗалыгында җитештерелгән кайбер башка продукцияләргә тиешле бәя булмау сәбәпле, быел әлеге максатка ирешү аеруча кыен булачак, ди хуҗалык җитәкчеләре.
-
Агу ашаудан туктыйбызмы?
Ничек кенә булса да зуррак табыш алуга корылган предприятиеләрдә ясалма тәмләткеч, химик катнашмаларсыз гына нинди дә булса азык-төлек җитештерелүен төгәл әйтү кыен. Төрле юллар белән кеше организмына эләгүче агулы матдәләр күләме дә артканнан-арта. Ниһаять, һәркайсыбызның сәламәтлегенә зур зыян салучы мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләре белән генә көрәшүдән чигенеп, организмыбызны агулаудан туктату чаралары да күрелә башлар, шәт.