Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасы төбәкләрнең электр энергиясенә тарифларны арттыру хокукын чикләде

Илдә тарифларның 15 процент чамасы өлеше Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән чиктән артып китә.

Төбәкләрнең электр энергиясенә билгеләнгән тарифларны арттыруга хокукын чикләүче законны Дәүләт Думасы өченче укылышта  кабул итте. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Кабул ителгән чара электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән параметрлардан арттыру мөмкинлеген юкка чыгарырга тиеш.

«Хәзерге вакытта электр энергиясен тапшыру буенча тарифларның 15 процентка кадәр өлеше Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән чиктән артып китә», - диелгән Дәүләт Думасы сайтында.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев