Этең – исәптә, инде мәчеңне теркә. Мал-туарны электрон исәпкә алу кемгә кирәк?
Электрон чиплар ярдәмендә йорт хайваннары, хуҗалыклардагы терлек-туар, кош-корт, күп төрле башка тереклек ияләрен, шул исәптән бал кортларының исәбен булдыру турында фикерләр соңгы вакытларда һаман саен ешрак кабатлана. Өстәгеләр моны терлек-туар арасында төрле куркыныч авырулардан саклану чаралары белән аңлатырга омтылса, әлеге гамәлнең өстәмә салым базасы булдыру зарурлыгына бәйләүчеләр дә аз түгел. Һәрхәлдә, максат куелган һәм аны тормышка ашыру бары тик вакыт эше дип аңларга кирәк.
Йорт хайваннарын исәпкә алу беркем өчен дә яңалык түгел анысы. Бу хакта элегрәк кабул ителгән кайбер кануннарда да әйтелә килде. Аерым алганда, “Ветеринария турында”гы законда йорт терлекләренең исәбен булдыру зарурлыгы турында әйтелә. Узган елның 27 декабрендә кабул ителгән “Хайваннарны тәрбияләүгә җаваплы караш турында”гы законның башлангыч вариантында йорт хайваннарын электрон чип ярдәмендә исәпкә алу турында пункт бар иде. Дөрес, РФ Дәүләт Думасында 8 ел буена дәвам иткән кызу бәхәсләрдән соң, халык фикеренә колак салып, хайваннарны электрон чиплар ярдәмендә исәпкә алу мәҗбүри түгел, дигән карарга килделәр. Нәтиҗәдә кабул ителгән законда бу пункт бөтенләй төшеп калды.
Әмма бу әле шуның белән шул дигән сүз түгел бугай. Ил буенча әледән-әле “кабынып” алган төрле афәт, меңләгән мал-туар, кош-кортның башына җиткән төрле авырулар электрон исәпкә алуның мөһимлеген раслый. Ни өчен дигәндә, куркыныч чир күп очракта авыру терлек яисә зарарланган продукция аша тарала. Тиешле мәгълүмат булмаганда, аның кайсы илдән, кайчан керүенең очына чыгу кыен. Тиз арада тиешле чара күрмәгәндә, эпидемиянең таралып китүен көтәргә генә кала.
Дөрес, соңгы вакытларда көннән-көн киңрәк колач белән җәелүче “Меркурий” системасы зарарланган продукциянең каян килүен тиз арада ачыкларга ярдәм итә итүен. “РегАгро” системасы куллану да ил буенча 1 миллион 500 мең баш эре терлек, шактый күләмдә йорт хайваннарын һәм бал кортларын электрон исәпкә алырга мөмкинлек биргән. Татарстанның кайбер хуҗалыкларында чиплар уңышлы кулланыла.
Нәрсә соң ул – “РегАгро”? Кыскача гына әйткәндә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхознадзор” һәм “РФ ветеринария үзәге” белән берлектә төзелгән бу оешма – ил күләмендә мал-туар исәбе алу һәм теркәү белән шөгыльләнергә тиешле цифрлы технологияләргә нигезләнгән заманча электрон исәпләү системасы. Россиядә өч елдан бирле эшләп килә.
Бу җәһәттән безгә Башкортстан Республикасының эш тәҗрибәсе белән танышу да комачау итмәс иде. Ут күршеләребез “РегАгро” системасы аша шәхси хуҗалыклардагы мал-туарның тулы исәбен алуга ирешкән. Эре инвестор һәм крестьян-фермер хуҗалыкларындагы малларның да 60 проценты шушы система аша теркәлгән.
Шунысы кызык: элегрәк елларда кайбер алыпсатарлар “Башкорт балы” дип теләсә кайсы төбәктә җитештерелгән продукцияне сата алса, “РегАгро” системасы моңа чик куйган. Ни өчен дигәндә, Башкортстанда җитештерелгән продукцияне “РегАгро” системасы аша шунда ук ачыклап була. Дөрес, алыпсатарлар җаен тапкан табуын. Алар хәзер шул ук балны “Алтай”ныкы дип тәкъдим итә башлаган.
“РегАгро” системасы Краснодар крае, Кырым, Алтай, Кабарты-Балкар, Удмуртия һәм Ингушетия Республикалары хуҗалыкларында уңышлы кулланыла, диләр. Белгечләр әйтүенчә, интернет кушымталы “РегАгро” системасы йорт хайваннарының исәбен алуга гына түгел, аларның сәламәтлеге турында даими кайгыртырга да мөмкинлек бирә.
Иң мөһиме, цифрлы икътисадка нигезләнгән “РегАгро” системасы төрле интернет кушымталар аша илнең теләсә кайсы почмагындагы мал-туарның исәбен генә түгел, сәламәтлеген ачыклый ала. Мондый системага теркәлгән малларның электрон ветеринар паспорты һәм ветеринария картасы булдырыла. Кыскасы, файдалы гамәл.
Шулай булгач, хикмәт нәрсәдә? Кем әйтмешли, ике кулыңа – бер байрак, эләктер дә алга чап. Тик алай гына түгел икән шул. Һәр яңалык кебек үк, электрон исәпләү һәм теркәү системасы мал асраучыларда төрле фикерләр уята. Хикмәт һәр этне, мәчене, сыер-сарыкларны, башка төр мал-туарны, кош-корт һәм җәнлекләрне электрон чип ярдәмендә исәпкә алуда гына да түгел. Аларны исәпкә алгач, артыннан ук салымы килмәсме? Менә хикмәт нәрсәдә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев