Кабак джемыннан татлы бәлеш
Лаеш районы Сенгел авылыында яшәүче Әлмира Миңнуллинадан кабак джеменнан татлы пирог рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: ярты литр сөт, ярты литр су, 2 данә йомырка, бер чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы , 50 гр "люкс" чүпрәсе, 100 гр атланмай, он. Эчлек өчен: 3 кг кабак, чама белән шикәр комы, З апельсин, 1 лимон. Кабак джемы ясау өчен иттарткычтан барысын бергә чыгарырга, аннары куерганчы кайнатырга. Бәлешнең өсте килгәнче мичтә пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев