КАЙНАР ЛИНИЯ АЧЫЛА
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон “кайнар линиясе” ачылачак. “Кайнар линия” телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр. Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, республика прокуратурасы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре консультацияләр бирәчәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев