Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мәктәбе директоры яшьләргә аралашу өчен мәйданчыкларның җитмәве турында белдерде

Павел Шмаков сүзләренчә, Финляндиядә балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү урыны китапханәләр булган.

Казанның «СолНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанның башка шәһәрләрендә дә шундый ук белем йортлары ачу теләге турында белдерде. Түбән Камада андый мәктәп ачу юнәлешендә эш бара инде.

«Түбән Камада талантлы укытучылар күп. Мин Түбән Кама мэры Айдар Метшинга әлеге тәкъдимгә колак салганы өчен бик тә рәхмәтле», - диде Шмаков.

Ул шулай ук моннан ике атна элек ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуы хакында сөйләде. Министр Әлмәттә шундый мәктәп ачарга тәкъдим иткән.

«Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьевның да алдынгы карашлы кеше булуын әйттеләр. Әгәр планнар чынга ашса, Татарстанда балаларда предметларга чын-чынлап кызыксыну уята торган мәктәпләр барлыкка киләчәк, бу нормаль күренеш», - дип искәртте педагог.

Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube-каналында карарга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев