«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
Дилбәр Данис кызы Булатова (Сөләйманова) Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч мәктәбендә укый, 1989нчы елда – Калмашбаш урта мәктәбен алтын медальгә, 1994нче елда БДУның татар-рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.
Район гәзите «Игенче»дә оештырылган яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыльләнә, «Башкортстан пионеры» гәзитендә тәүге мәкаләләре басыла. Студент елларында «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләрендә байтак язмалары, тәүге әдәби тәҗрибәләре дөнья күрә.
Башкортстан «Китап» нәшриятында басылган өч чәчмә әсәр җыентыгы авторы.Хикәя һәм повестьлары, аларның русчага тәрҗемәләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында даими басылып тора. 1994нче елдан «Тулпар» журналында эшли.
«Соң түгел!» китабы укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә. Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле. Әсәрнең героен упкын төпләреннән күтәреп алырдай көч дөньяда бармы? Булса, ул Әдипне коткарып кала алырмы?
Китапны редакциябездә (Тукай ур, 95 йорт) ала аласыз, бәясе - 110 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев