15 апрель 2022 яңалыклары
-
«Машиналары изелеп беткән»: коточкыч авариядә өч полиция хезмәткәре һәлак булган
Ростов өлкәсендә Мартынов районында авариядә өч хатын-кыз һәлак булган. Алар өчесе дә Волгодонск шәһәрендә 2 нче полиция бүлегендә эшләгән. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
-
Иләбәр авылында яшь мөселманнар өчен Ифтар мәҗлесе узды
Иләбәр авылында яшь мөселманнар өчен Ифтар мәҗлесе узды.
-
Орлык агулау – мул уңыш нигезе
Бу көннәрдә хуҗалыкларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россельхозцентр"ның Саба филиалы белгечләре язгы чәчүгә орлык агулау техникасын тикшерә.
-
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
-
Татарстан халкын май аенда өстәмә ял көннәре көтә
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен, 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, май аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Олы – Нырты авыл мәдәният йортында мәкаль кичәсе үткәрделәр
14 апрель көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йорты, Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә- "Мәкаль юкка гына әйтелми" дип мәкаль кичәсе үткәрделәр.
-
Шекше авыл җирлегендә кыярлар өлгерә башлаган
Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә
-
Казанда яшүсмер 17 нче каттан егылып төшеп үлгән
Кичә кич Казанда Оренбург тракты 140 г номерлы йортның 17нче катыннан яшүсмер егылып төшеп үлгән. Бу хәлне шаһитлар сөйләде.
-
Президент кулыннан –ноутбук
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «ICL-Техно» технопаркында 10 әйдәп баручы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Алар Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар, олимпиада призерлары әзерләгән, алар арасында педагоглар өчен оештырылган бәйгеләрдә җиңгән укытучылар да бар. Зур бүләккә райондашыбыз, Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Тимур Борһанов та лаек булды.
-
Педагог-психолог һәм логопедлар өчен онлайн методик берләшмә утырышы узды
2022 елның 14 апрелендә 3 номерлы “Шоколад” балалар бакчасы базасында "Хисләр һәм сәламәтлек. Тискәре эмоцияләр белән идарә итү» дигән тема астында методик берләшмәнең чираттагы утырышы үтте.