Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда коткаручылар яна торган йорттан ир-ат һәм хатын-кызны алып чыккан

Янгын Гудованцев урамындагы 33нче йорт подъездында электрощиттан чыккан.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Мәскәү районында коткаручылар яна торган йорттан ир-ат һәм хатын-кызны алып чыккан, тагын 12 кеше үзләре чыга алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

20 октябрьдә бердәм 112 экстрен хезмәтенә Гудованцев урамындагы 33нче йорт подъездында электрощит яну хәбәре алынган.

Урынга 31, 43, 3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар килгәнче әлеге подъезддан 12 кеше үзләре чыккан. 3нче каттагы электр щиты янып, куе төтен баскан, фатирларга да үтеп кергән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өченче кат баскычында ике кешене табып, саклану битлекләре кигереп, саф һавага алып чыккан. Дүрт минуттан янгын сүндерелгән.

Электрощит булган бер квадрат метр мәйдан янган. 30 яшьлек ир-ат һәм 35 яшьлек хатын-кыз коткарылган. Зыян күрүче булмаган.

Янгын чыгуның беренчел фаразлары – электр җиһазын техник яктан дөрес эксплуатацияләмәү.
 

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев