23 октябрь 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова мәктәптә укыганда өй эшләрен үзе эшләгәнме?
Илсөя Бәдретдинова инстаграм аккаунтына кыш фасылына багышланган шигырь урнаштырган. Бу шигырьне аңа мәктәптә укыган вакытта әтисе язып биргән булган.
-
Бөтендөнья татар конгрессы: «Соңгы еллардагы БДИ күрсәткечләре татар телен укыту рус теленә зыян сала дигән фаразны юкка чыгара»
Бөтендөнья татар конгрессы: «Соңгы еллардагы БДИ күрсәткечләре татар телен укыту рус теленә зыян сала дигән фаразны юкка чыгара» Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды. Әлеге мөрәҗәгать конгрессның рәсми сайтында урнаштырылган.
-
Бил авыртса (боли в пояснице)
Бил авыруы белән гомерендә һәркем очраша. Авыруның аеруча көчәйгән вакытында урында ятып дәваланалар. Урын тигез һәм тыгыз матраслы булырга тиеш. Тездән бөкләнгән аяклар астына катлап төрелгән одеял кыстырып чалкан яталар.
-
Саба белән Теләче арасындагы табигать үзгәреше
Фоторепортаж
-
ХәмдНЮША спиннерлар өләшә
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева интернетта үз блогын булдырган. Ничек барысына да җитешә ул!
-
Целлюлиттан ничек котылырга? (Өй шартларында скраб әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР)
Целлюлиттан котылу өчен махсус скраблар кулланырга кирәк, алар тән өслегендә җыелган майлардан һәм пычрактан арындыра, тән тиресен тигезли, тукландыра һәм матдәләр алмашын җайга сала. Гадәттә, хатын-кызлар сатып алынган скраблар куллана. Тик өйдә әзерләнгән скраблар да яхшы нәтиҗә бирә.
-
Зәй шикәр заводыннан тәмле күчтәнәч
Сез көн дә чәйгә салып болгата торган шикәргә багышлап һәйкәл салганнарын белә идегезме? Ә шикәрнең микробларны бетерү сәләтен? Озак төзәлми торган яраларны шикәр белән бәйләсәң, ул бик тиз корый, төзәлә диләр.
-
Кибеттә ватылган шешә өчен кем түли?
Кайчакта кибеттә срогы чыккан товар сатыла, ризык бозылган була. Гадәттә, сатып алучы зарлана да бу хакта оныта. Кайберәүләр үз хокукларын якларга иренә, ә күпләр белеп бетерми. Товар сатып алганда кулланучы хокуклары турында Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләштек.
-
Инвалид кешегә ОСАГО полисы алганда ташлама каралганмы?
Мин – инвалид. Машина алырга җыенам. Миңа ОСАГО полисын алырга кирәк булачакмы? Алган очракта, ташлама каралмаганмы? Марат Хәбриев, Азнакай.
-
Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю (Булган хәл)
Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми. Авыр еллар, зур көрәшләр аны әтисез дә, әнисез дә калдырган. Ләкин игелекле бәндәләр, авылдашлары, үзләре дә ярымач булуга карамастан, ятимә кызны кайгыртканнар. Ул үзе дә бик тырыш булган: керен дә, идәнен дә юган, урагын да урган, бала да карашкан. Һәм көннәрдән бер көнне аның уңганлыгы хакында ... Мәскәүгә кадәр ишетелгән. Туган тиешле бер авылдашы Мәскәүдән кунакка кайткач: «Бер бик әйбәт гаиләгә чиста-пөхтә, уңган татар кызы кирәк, әдәпле дә, тыйнак та булсын, диделәр. Теләсәң, әйдә, сине алып китәм», – дигән. Тукай әйтмешли, «азмы какканны вә сукканны күтәргән» бу ятимә кыз, ни булса да булыр, дип, ризалаша. Күлмәген ямап кия дә билгесез шәһәргә кузгала. Елап озатып калучысы булмый.
-
Казанда этләр өчен бәдрәф ясыйлар
Казан паркларында эт хуҗалары өчен махсус догбокслар барлыкка килергә мөмкин. Аның ярдәмендә хуҗалары этләренең калдыкларын махсус пакетка җыеп бара алачак. Иң беренче догбокс Горкий-Әмәт урман-паркында урнаштырылачак. Тора-бара ул башка паркларга да таратылачак.
-
Йоклый белеп, йокларга кирәк
Әлбәттә, йокы кирәк, әмма сәламәт булу һәм үзеңне яхшы хис итү өчен тәүлекнең кайсы вакытында ятып, кайсы сәгатендә торуың да бик әһәмиятле.
-
Кешеләрнең күпчелек очракта нәрсәдән үлүләре ачыкланды
Галимнәр исәпләп чыгаруынча, әйләнә-тирә мохит пычранудан үлүчеләр саны тәмәке тартучыларга караганда бер тапкыр ярымга күбрәк.
-
"Татар радиосы"ның җанлы концертыннан мең мизгел - фоторепортаж
Фото: Рамил Гали Казанның "Пирамида" концертлар залында "Татар радиосы"ның туган көненә багышланган, елның иң җанлы музыкаль чарасы - "Җанлы концерт" узды. Тамашаның үзенчәлеге шунда - артистлар инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырлады.
-
Казанда такси бала тудыру йортына килеп кергән
Юл-транспорт һәлакәте профильле Профсоюз урамындагы “Ава-Казан” клиникасы йорты каршында булган.