Кемгә – ит, кемгәдер – кәбестә. Хуҗалыкларда хезмәт хакы ни өчен түбән?
1 гыйнвардан гамәлгә кергән канун нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы 11 мең 280 сумнан ким булырга тиеш түгел. Таләпләр катгый булуга да карамастан, республиканың кайбер хуҗалыкларында закон бозулар һаман да дәвам итә. Болай да түбән эш хакын төрле сәбәпләр белән вакытында бирмиләр. Мондый хилафлык аеруча Әгерҗе, Югары Ослан, Менделеевск, Кама Тамагы һәм башка кайбер район хуҗалыкларына хас.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, тармак хезмәткәрләренең уртача эш хакы ил икътисадындагы гомуми күрсәткечнең 66 процентын тәшкил итә. Бу сан тармак буенча тулаем алганда, ягъни эшкәртү сәнәгатен дә кертеп, аена 24900 сум тәшкил итә. Хуҗалыкларда исә ай саен 22400 сум түләнә.
Кем әйтмешли, бисмилла әйтсәң, җитәргә дә тиеш кебек. Әмма авыл һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең керемнәре шактый аерылса да, чыгымнары бер чама шул. Элегрәк елларда күпләр ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кайбер башка азык-төлекне үзләре җитештерсә, хәзер күпләр аны шәһәр кешесе кебек кибеттән сатып ала. Электр энергиясе, газ, су һәм башка кирәк-яракларга да түләү арта.
Сер түгел, уртача хезмәт хакы дигән төшенчә кайберәүләрнең ачуын гына кабарта. Яңарак кына Чүпрәле районының бер хуҗалыгында эшләүче агай белән шул хакта сүзгә килеп алдык. Бу яклар туры сүзле бит. Дөреслекне күзеңә карап әйтәләр. “Аена 20 мең сум хезмәт хакы түли торган җитәкчене күтәреп йөртер идек әле”, – ди авыл агае. Көн саен иртәдән кичкә кадәр фермада эшләүче танышымның айлык эш хакы 12 мең сумнан артканы юк икән. Шулай булгач, каян килеп чыга соң шундый югары күрсәткеч? Шул ук агай моны болай дип аңлата: әйтик, кемдер – ит, ә кемдер кәбестә ашап яшәргә мәҗбүр. Икесен бергә кушып пешерсәң, тулма, ягъни голубцы килеп чыга. Моңа карап һәр икесе дә шулай туклана дигән нәтиҗә чыгару дөреслеккә туры килми шул инде.
Югыйсә Татарстан авыл хуҗалыгы күп төрле продукция, аерым алганда, сөт һәм ит җитештерү буенча Россиядә иң югары нәтиҗәләр белән эшли. Ә хезмәт хакы күләме буенча илнең күп төбәкләреннән калыша. Хикмәт нәрсәдә? Мондый хәлнең сере бик гади: хезмәт хакы югары булсын өчен хуҗалык мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш.
Хәер, республикада андыйлар да байтак. Югары җитештерүчән техника һәм технологияләр, матди кызыксындыру чараларын актив кулланган хуҗалыкларда айлык хезмәт хакы без алда китереп узган уртача күрсәткечләрдән дә югары. Чүпрәле районының “Чынлы”, Апас районының “Ибраһимов һәм К”, Әлки районының “Хузангай”, Әтнә районының “Шахтер”, Саба районының “З.Мөхәммәтшин” исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында айлык хезмәт хакы 30 мең сумнан артып китә.
Кем әйтмешли, юл аша гына урнашкан янәшә хуҗалыкларда шундый ук хезмәт белән айлык эш хакы ике тапкыр кимрәк. Түбән Кама районы “Прикамский” хуҗалыгында эшләүчеләр ай саен 33 мең сум хезмәт хакы алганда, янәшәдәге “Карамалы” җәмгыятендә бу күрсәткеч нибары 17 мең сум тәшкил итә. Яисә Биектау районының “Әсән” хуҗалыгында (җитәкчесе – Зөлфия Абдрахманова) айлык хезмәт хакы 31 мең сумнан артканда, ни өчендер күршедәге Фиркат Вахитов җитәкләгән “Правда” җәмгыятендә эшләүчеләр ай саен нибары 11 мең 500 сум гына хезмәт хакы алып эшләргә мәҗбүр. Әлмәт районы “Чагылтау” (Гомәр Нәбиев) хуҗалыгында айлык эш хакы 30 мең 500 сум булганда, янәшәдәге “Чишмә” (Александр Горохов) хуҗалыгында эшләүчеләр ни сәбәпле ике тапкырдан да кимрәк акча ала? Югыйсә шартлар да шул ук, мөмкинлекләр дә бар.
Мөмкинлекләр дигәннән, җитештерелгәнне тиешенчә сата белү дә шуның бер күрсәткече булып тора. Бүген республиканың күп хуҗалыклары, аерым алганда, Балык Бистәсе районының “Кулон”, Зәй районының “Нива”, “Нурлат сөте”, “Бәхетле Агро” һәм башка кайбер хуҗалыклар эшкәртүчеләргә югары сыйфатлы сөтнең килограммын 25 сум һәм аннан да артыграк бәягә озата.
Шул ук вакытта Минзәлә районының “Чулман”, “Аксубай” агрофирмасы, Тәтеш районының “Родина”, Баулы районының “Игенче” һәм кайбер башка хуҗалыклар билгесез сәбәпләр белән эшкәртүчеләргә сөтнең килограммын 15-16 сумнан сата. Адым саен акча югалтучы хуҗалыкларда хезмәт хакы ничек итеп югары булсын инде?
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев