"Кешене авылдан тартып чыгарып була, авылны кешедән тартып чыгарып булмый"
- Кешене авылдан тартып чыгарып була, авылны кешедән тартып чыгарып булмый, - диләрме әле? Минем турыдадыр инде бу сүзләр. Казанда яши башлаганга быел - 13 ел. Шәһәрләрчә киенергә, сөйләшергә, хәтта атларга өйрәндем кебек. Ләкин барыбер урамдагы бөтен олырак яшьтәге кешеләр белән, бигрәк тә колхоз «персидәтеленә» охшаган галстуклы абыйлар белән исәнләшәсе...
- Кешене авылдан тартып чыгарып була, авылны кешедән тартып чыгарып булмый, - диләрме әле? Минем турыдадыр инде бу сүзләр. Казанда яши башлаганга быел - 13 ел. Шәһәрләрчә киенергә, сөйләшергә, хәтта атларга өйрәндем кебек. Ләкин барыбер урамдагы бөтен олырак яшьтәге кешеләр белән, бигрәк тә колхоз «персидәтеленә» охшаган галстуклы абыйлар белән исәнләшәсе килә. Кафеда ашагач, арттан савытларны җыям. Табыннан һаман ризыкларны чүпкә ташлап булмый, бер савытка җыеп, тавык урынына күгәрченнәргә ашатып керәм. Гомумән, чүплеккә чыккач, кайбер нәрсәләргә исем китеп карап торам. И-и-и, авыл өчен кирәк нәрсәләр мондагы...
Кибеттән алган банкадагы салатны ашыйлар да банкасын атып бәрәләр, имеш. Ничек инде өр-яңа банканы атып бәреп була? Хәзергә кадәр базардан бәрәңге сатып алганда, йөрәк әрни. Беренчедән, ул авылдагыча чын түгел. Икенчедән, мин үз кулларым белән бәрәңгене чиләкләп-чиләкләп малларга ашаткан кеше.
Туган авылым ерак минем. Казаннан 300 чакрым ераклыкта. Ләкин барыбер, күңел тулганда, кайтам да китәм. Әллә нәрсә йомшадым әле мин. Әллә акыл килә, әллә картлык, тиле әйтмешли. Әллә икесе бергә җитәкләшеп?.. Шигырьләрдә язылган таулары, чишмәләре генә түгел, чебеннәренә кадәр сагындырыла.Чебен дигәннән... Бу юлы авылдан, машинага кереп, бер чебен килгән. Башта юл буе ачуны китереп, тыз-быз очты, куып чыгарып булмады. Шуның белән арып йокыга киттеме, соңга таба тынды. Икенче көнне чыксам, оча теге тагын. И-и-и, күңелемә бертөрле рәхәт булып китте, качмаган. Шулай итеп, бүген алтынчы көн машинамда авылым чебене яши. «Бичура» дип исем куштым. Авыл белән бәйләп тора торган бер җан иясе бит әле ул. «Тиле бу», - дип уйларсыз инде, ләкин мин аңа хәтта ашарга калдыра башладым. Билләһи, бер кисәк кавын чыгарып куйдым. Ашыйсы киләдер бит инде. Кадерле... Күпме күршеләрнең канын эчкән, шушы бәләкәй аяклары белән кайларда гына йөрмәгән дә ниләр өстендә утырмагандыр. Минем авыл чебене бит ул. Матур...
Җырчы Фән абый Вәлиәхмәтов минем моңланып «Гөлҗамал»ны җырлап торганымны ишеткәч әйткән иде:
- Менә бит, Бәдретдинова, син дә нормальный җырларга күчкәнсең. Шулай килә инде ул әкрен генә... Башта моңланасың, аннан авылга кайтып китәсе килә башлый, билеңә шәл, аягыңа Сабантуй бәйрәменә дә җон оекбаш киеп менәсең, кәҗә сөте эчәсе килә... Шәһәр уртасында ялгыш авылдашыңны очратсаң, көне буе шуңа шатланып йөрисең. Шуңа бер изгелек эшлисе килә.
Минеке кешечә генә түгел инде... Чебен ашатырмын дип һич уйламаган идем. Пенсиягә чыккач, барыбер авылга кайтып китәм.
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев