Көндәшлек кем файдасына?
Максатыбыз – аграр экспортны ике тапкыр арттыру. Россия Президентының май указында авыл хуҗалыгы алдына шундый бурыч куела. Указда әйтелгәнчә, 2024 елга аграр экспорт күләме 45 миллиард долларга җитәргә тиеш. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ун ел элек чит илләр бездән ел саен уртача 9,6 миллиард долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган.
Узган ел аның күләме 18 миллиард долларга җиткән.
Беренче карашка ил буенча рекордлы уңыш – 135,4 миллион тонна ашлык җыеп алган ел өчен бу күрсәткеч әллә ни күп тә түгел сыман. Әмма рекордлы саннар 2018 һәм алдагы елларда да кабатланыр дип беркем ышандыра алмый. Аеруча Россиянең кайбер төбәкләрендә корылык галәмәтләре быел да үзен нык сиздергәндә.
Якын елларда авыл хуҗалыгындагы уңышларны, ни өчендер, Россия Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы тармагына Алексей Гордеевның кайтуы белән бәйлисе килә. Авыл хуҗалыгы министры итеп тәгаенләнгән Дмитрий Патрушев белән берлектә алар Россия авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне чит илләргә сатуны арттыру юлларын эзләячәк.
Дөрес, бу – гади проблема түгел. Чит илләр белән үзара көндәшлектә яңа техника һәм технологиянең өстенлеге хәлиткеч роль уйнаячак. Безгә исә алга киткән илләрне узу түгел, куып тоту өчен дә шактый вакыт кирәк әле. Әмма озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә туплаган, элегрәк елларда шактый нәтиҗәләргә ирешкән Алексей Гордеев аграр экспорт күләмен арттыру юлларын табар дигән өмет бар.
Икътисад белгечләре әйтүенчә дә, хәл өметсез түгел. Авыл хуҗалыгының кайбер тармакларында уңышларыбыз да бар. Һәрхәлдә, җитештерүнең башка тармаклары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгында тулаем җитештерү күләме ел саен үсеш белән тәмамлана. Әйтик, 2016 елда ВВП, ягъни тулаем җитештерү күләме ил буенча 0,2 процентка түбән төшкәндә, авыл хуҗалыгы тармагында 4,8 процент үсеш күзәтелде. Узган ел исә бу күрсәткеч 2,4 процент тәшкил итте. Кайбер фаразлар буенча быел авыл хуҗалыгында үсеш зуррак булырга мөмкин.
Нәрсә исәбенә? Чит ил кулланучылары безнең кайсы төр продукцияләргә өстенлек бирергә мөмкин?
Россиядә җитештерелгән ашлык турында әйтеп узган идек. Бөртеклеләр генә түгел, төрле үсемлек майлары, балык һәм кайбер башка азык-төлекне дә чит илләр яратып куллана. Сыйфаты югары булу өстенә, бәясе дә арзан, диләр.
Чит илләргә дуңгыз һәм кош ите сату күләме дә ел саен арта.
Бернинди химикатларсыз, агулы препаратлар кулланмыйча, табигый шартларда үстерелгән төрле файдалы азык-төлек җитештерү безнең өстенлегебез булып тора. Чит илләр белән алыш-биреш иткәндә моны онытырга ярамыйдыр. Әмма Себер шартларында үстерелгән төрле җиләк-җимеш, башкорт балы, татар чәкчәге белән генә дөньяның азык-төлек базарында ерак китеп булмый. Моның өчен гап-гади шартларда җитештерелгән югары җилемсәгә ия бодай, арыш, бөртеклеләрнең башка төрләрен, ит һәм ит продуктларын, май, сөт һәм сөт продуктларын күбрәк күләмдә тәкъдим итү кирәктер. Чит ил кулланучысы, бәясеннән бигрәк, азык-төлекнең сыйфатына өстенлек бирә.
Белгечләр, чит ил җитештерүчеләре белән көндәшлек алдагы елларда тагын да кискенрәк төс алырга мөмкин, дип фаразлый. Димәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе өчен дәүләт тарафыннан тудырылган шартлар да чит илнекеннән ким булмаска тиеш. Ил буенча тулаем керемнең бездә 1,3 проценты, ә Белоруссиядә 30 проценты авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгәндә, көндәшлекнең ни сәбәпле күршеләр файдасына хәл ителүен фаразлавы кыен түгел.
Фото: https://pixabay.com | PhotoMIX-Company
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев