“Кумагыз, ярдәм итегез!”
Ел саен февраль урталарында Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы умарта оясыдай гөжләп ала. Быел да шулай булды.14 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үтүче форумга иртә таңнан халык ташкыны агыла башлады. Кемдер күрмәгәнен күрү өчен дип, ә кемнәрдер “икеле” алган мәктәп укучысы кебек эшләп җиткермәгәне өчен кызарып басып торыр өчен.
Күргәзмә үзәгендә илнең 30 төбәгеннән генә түгел, Германия һәм Белоруссиядән килгән югары җитештерүчән техника һәм яңа технологияләр, ашлама, орлык, терлек азыгы катнашмалары, ветеринария препаратлары, запас частьлар, кыскасы, авыл хуҗалыгына нәрсә кирәк – шуны табарга була иде. Заманча техника яныннан берәү дә тыныч кына үтеп китү ягын карамады – кемдер бәясен сорашты, кемдер шул техника янына басып фотога төште.
Форумның төп вакыйгасы – “Агросәнәгать комплексының 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары” буенча узучы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Анда катнашучы һәркем ирешелгәннәр турында фикер алышу белән бергә авыл хуҗалыгында озак вакытлар хәл ителми килгән проблемаларның чишелешенә дә өмет итә. Ни өчен дигәндә, форумда республиканың иң югары даирәләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары, авыл хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүче күп санлы белгечләр катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты җитәкчеләре катнашында узган форумда да хәл ителмәсә, проблема тагын кайда хәл ителә ала?
Коллегия башланыр алдыннан елдан-ел мәгълүматлырак була барган күргәзмәләрне күзләп йөргәндә, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов янәшәсендә булырга туры килде. Кыюлыгы һәм туры сүзле булуы белән танылган район башлыгыннан форумда сөт бәяләре турындагы мәсьәләне күтәрүен үтенде аның хезмәттәшләре. Cөт бәясе былтыргының шул чоры белән чагыштырганда 35-40 процентка түбән тәгәрәгәндә авыл кешесен ничек итеп сыер асрарга кыстамак кирәк.
Күргәзмәгә куелган меңнәрчә экспонат янында мәш килүче шәхси һәм фермер хуҗалыклары вәкилләренең генә түгел, эре инвестор хуҗалыклары белгечләренең дә телендә шул сүзләр. Аласы килә, әмма акча юк. Чөнки акча китерүче сөтнең бәясе түбән. Менә шундый боҗра килә дә чыга.
Күргәзмә павильоннары быел аеруча бай иде. Шәхсән үзем кече эшмәкәрләр һәм фермер хуҗалыкларында югары зәвык белән җитештерелгән азык-төлек, ит, сөт һәм сөт продуктларының күплегенә хәйран калдым. Ризыкның кайберен ил күләмендә генә түгел, дөнья базарына чыгарганда да йөз кызарырлык түгел.
Алга китеп булса да шунысын әйтү кирәктер: Әтнә районы башлыгы тәки сүзендә торды – семинар бетте дигәндә торып басып һәркемне борчыган уй-фикерләрен республика җитәкчеләренә җиткерде. Рөстәм Миңнеханов исә әлеге проблеманы ил буенча хәл итү юлларын Россия җитәкчелеге белән берлектә табарга тырышачагына ышандырды. Җитәкченең бу сүзләренә залдагылар дәррәү килеп кул чапты.
Татарстан Премьер-минис- тры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышында билгеләп узганча, һәр тармакта үсеш белән тәмамланган 2017 ел авыл хуҗалыгы өчен, тулаем алганда, уңышлы ел булып саналырга хаклы. 7-8 елга сузылган корылыктан соң, беренче тапкыр игенчеләребез 5 миллион тонна ашлык чиген узды. Шикәр чөгендере җитештерү дә 3 миллион 100 мең тоннадан артып китте. Сөт җитештерү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урында бара.
Уңышлар бар, әмма проблемалар тагын да күбрәк бугай. Әйтик, 43 район арасында нибары 10 район гына үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып эшли. Калган 33 район һаман да әле алдынгылар ышыгында кала бирә. Кайберләрендә дистәләрчә еллар дәвамында бернинди уңай үзгәрешләр сизелми. Бер адым алга китсәләр, икенче елда берничә адым артка чигенүчеләр арасында министр Кама Тамагы, Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан һәм башка кайбер районнарны тәнкыйтьләде. Андыйларны соңрак Президент бастырып оялта торды: “Халык үзенең “герой”ларын белергә тиеш”.
Авыл кешесен эштән биздерүче проблемаларның тагын берсе – эшләүчеләргә вакытында тиешле хезмәт хакын түләмәү. М.Әхмәтов чыгышының зур өлеше җитешсезлекләрне бетерү турында булса да, тәнкыйть уты залда утыручы район башлыклары, эре инвестор хуҗалыгы җитәкчеләре адресына юнәлдерелде. “Авыл хуҗалыгындагы мондый хәл өчен республика җитәкчеләре алдында минем йөзем кызара. Еллар буена хезмәт хакын тоткарлау – җинаять, эш кешесен хөрмәт итмәү ул. Андый җитәкче үзе дә хөрмәткә лаек түгел. Бу сүзләрне мин беренче чиратта эре инвесторларга юллыйм”, – диде министр.
Озакламый яз. Билгеле инде, мондый олуг форумда язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында да җитди сөйләшү булды. Хуҗалыкларның күбесе техника ремонтлау, запас частьлар, ашлама, орлык, ягулык-майлау материаллары һәм башка төр кирәк-яракларны булдыру турында көздән үк кайгырта башлады. Әмма акча җитмәү чабудан нык тарта. Шуны исәпкә алып, Татарстан Президенты авыл хуҗалыгына өстәмә рәвештә тагын 1 миллиард сум акча бирү турында карар кабул итте. “ТАИФ” һәм “Татнефть” оешмалары аша ягулык-майлау материалларын хуҗалыкларга арзанрак бәядән бирү турында килешү әзерләнә. Шаяртып та проблеманы чишәргә сәләтле Президент бу юлы да ниндидер сәбәп белән әлеге утырышка килми калган “Татнефть” җитәкчесенә: ”Болай булгач, ягулык бәясен тагын бер сумга төшерергә туры килер аңа”, – диде.
Форумда чыгыш ясаган Балык Бистәсе районы “Олы Елга” кулланучылар кооперативы рәисе Минзөфәр Исмәгыйлев тә күпләрнең күңелендә йөргән проблемаларын чыгарып салды. Бүген Казанга авылдан сөт китереп сату бик зур проблемага әверелгән икән. Гыйнвар аенда гына да башкаланың Идел буе районы хакимияте кулланучылар кооперативын 12 тапкыр штрафка тарткан. Бу сүзләрдән соң да Президент, район башлыгын бастырып, аталарча фикерен җиткерде: “Авылдан килеп сөт сатучыны куарга түгел, ә аңа ярдәм итәргә кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев