Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 15 майга республикада сабан чәчүе 1394,1 мең гектар мәйданда башкарылган.
Бу -фаразланган мәйданның 81 %ы дигән сүз.
Кыр эшләрендә Буа һәм Нурлат районнары игенчеләре алда бара. Алар барлык мәйданның 88%ын чәчкәннәр. Теләче районында бу күрсәткеч 87 % тәшкил итә, Әтнәдә - 86 %.
Шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнеп килә, 15 майга бу культура 56,0 мең гектарда чәчелгән. Бу планның 96 %ын тәшкил итә.
Районнарда бәрәңге утырту дәвам итә - ул 1,2 мең гектар (15%) мәйданда утыртылган, ә кукуруз 27 мең (76%), рапс 30,9 мең гектарда (33%) мәйданда чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары 959,1 мең гектарда (90%) чәчелгән. Шул исәптән бодай - 407,7 мең (86%), борчак - 57,4 мең гектар (91%).
Интертат.ру
Нет комментариев