16 май 2015 яңалыклары
-
Пионерия көненә багышланган слёт [фоторепортаж]
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Саба районында йөгерү буенча үткән ярыш [фотрепортаж]
-
Халык өстенә менгән такси йөртүчене сак астына алдылар [+фото]
Җиңү бәйрәме төнендә салют карап кайтып килүчеләрне бәрдергән такси йөртүчене 11 июльгә кадә сак астына алдылар. Шулай итеп, Казанның Идел буе районы суды прокуратура таләбе буенча тикшерү органнары үтенечен канәгатьләндерде. Дөрес, юл-йөрү кагыйдәсен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнүче 34 яшьлек такси йөртүче үз гаебен яшерми. Юлның яктыртылмаган, борылышлы...
-
«Мәк» операциясе башланды
Операциянең максаты - мәк, киндер һәм башка шуның ише составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең законсыз үстерелүен ачыклау һәм бетерү, шулай ук үсемлекләрдән торган наркотикларны законсыз транспортлау каналларын ябу. Татарстанда аны оештыручы һәм үткәрүче оешма булып ФСКН идарәсе тора. Оператив-профилактика операциясендә эчке эшләр органнары, УФСБ, чик буе идарәсе, таможня һәм башкарма...
-
Хезмәт хакыбыз кая китеп бара соң
Татарстанда кредит алучыларның уртача бурычы 230 мең сум тәшкил итә. Җан башына уртача керем күләме 27 мең сум дип алганда, кеше шуның 11 меңен, димәк, уртача 41 процент кредит бурычын каплауга тота. Былтыр гына әле бу күрсәткеч Россия буенча 38, аннан алдагы елда 35 процент булган. Россия буенча алганда кредитка...
-
Гүзәлия: "Бәхетемне югалтудан куркам"
Мәскәү җырчысы, танылган җырлар авторы Гүзәлия Казанда концерт куйды. Читтә яшәгән милләттәшләребез, башкалабызга кайтып, тамашачы алдында хисап тота анысы. Ә монысы шундый хисаплардан үзебезчә булуы, ихласлыгы белән аерылып торды. - Гүзәлия, җырлар иҗат итү белән генә түгел, концертлар оештыру, продюсерлык белән дә шөгыльләнәсең бит әле. Продюсер булу - заман таләбеме?...
-
Гөлшат Зәйни: Табигатьне саклыйк
Кем ничектер, әмма мин табигатькә битараф була алмыйм. Үзебезнең урманда, елга буйларында еш булам. Уйланам… Уйланмаслык та түгел шул. Ник дигәндә, кемдер яраланган кошчык, куян яки башка җәнлекне кызганып, өенә алып кайтып тәрбияли, ботагы сынган агачны дәвалап, бәйләп куеп, яралары төзәлгәнен көтә, икенче берәүләр исә урманнарны күпләп кисә, җәнлекләрне явызларча...
-
Татарстанда тулаем сөт җитештерү күләме 3332,5 тонна тәшкил иткән
Татарстанда тулаем сөт җитештерү күләме 3332,5 тонна тәшкил иткән. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта 127,8 тоннага артыграк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Агымдагы ай башы белән чагыштырган вакытта артым 45 тонна тәшкил иткән. Узган көн белән чагыштырганда тулаем сөт җитештерү 3,8 тоннага...
-
Саба - Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 15 май көнне, сәгать 20:47 минутта Саба - Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ - 2114" машинасы юл читенә төшеп китә. Һәлакәт сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана.
-
Кыр эшләре ничек бара
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 15 майга республикада сабан чәчүе 1394,1 мең гектар мәйданда башкарылган.