“Лаеклы булуыгызны күрсәтегез”
Ун көн буена армия тормышын күрәчәкләр, автомат җыячаклар, белемнәрен сынаячаклар, Президент белән дә очрашачаклар. “Союз-2019 – Җиңү варислары” дип исемләнгән хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының Халыкара яшьләр җыенында катнашучыларны әнә шундый программа көтә. 29 апрельдә әлеге җыенның рәсми ачылышы булды.
“Җиңү варислары” җыены 16 нчы тапкыр уздырыла, Казан аны алтынчы мәртәбә кабул итә. Чарага бөтен Россиядән 40ка якын команда, 600дән артык кеше килгән. Биредә Башкортстан, Удмуртия, Әстерхан, Самара, Владивосток, Мурманск, Якутиядән үк килүче егет-кызлар бар.
Мондый милли төрлелекне махсус оештырганнар. Катнашучылар җыен узасы төбәккә килгәч кенә взводлар оеша, анда һәр төбәктән берничә егет-кыз сайлап алына икән. Шул рәвешле төрле милләт балалары танышып, үзара аңлашып эшләргә өйрәнә. Бу исә башка милләтләргә, аларның мәдәниятенә карата хөрмәт хисләре дә тәрбияли.
Җыенның матбугат үзәге сәркатибе Ольга Устинова сүзләренчә, хәрби җыен яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе уята, спорт белән шөгыльләнергә өнди, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өйрәтә. Яшьләр 28 апрельдән 10 майга кадәр Казанда “Байтик” лагеренда шөгыльләнәчәк. Алар өчен махсус программа әзерләнгән. Мәсәлән, егет-кызлар Җиңү паркында агач утыртачаклар, ветераннар белән очрашачаклар. 9 Майда исә “Үлемсез полк”ка кушылачаклар.
Татарстан командасы вәкиле Кирилл Петров кадет мәктәбендә укый. Шушы җыенда катнашуым белән горурланам, ди егет. “Өченче ел катнашам инде. Минемчә, бу – кирәкле һәм әһәмиятле ярыш. Ул яшьләрне якынайтып кына калмый, төрле милләтләрне, халыкларны берләштерә. Биредә командада эшләргә өйрәнәсең, белем аласың, тәҗрибә туплыйсың, куркуларыңны җиңәсең”, – ди Кирилл. Җыенга алар ярты ел әзерләнгәннәр.
Сахалиннан “Десантчы” клубы вәкиле Данил Шеломенцев җыенда беренче тапкыр катнаша. “Бу мөһим вакыйгага бер ел буена әзерләндем. Минем бабаларым Бөек Ватан сугышында катнашкан, әти-әниләрем дә – хәрбиләр. Алар юлын дәвам итәргә телим, бу өлкә миңа бик ошый”, – дип горурланып сөйләде егет.
“Союз-2019 – Җиңү варислары” җыенында катнашучыларны котларга Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килгән иде. Ул, егет-кызларны сәламләп:
– Сез тормышыгызны хәрби хезмәт белән бәйләргә телисез. Алдыгызда бик мөһим бурыч – ил чиген, аяз, тыныч күгебезне саклау. Җыен барышында дуслашырсыз, дуслыкны сакларсыз да дип ышанам, – диде.
Җыенның Әфганстандагы хәрби хәрәкәттә катнашкан координаторы Олег Баканач барысына да уңышлар теләде.
– Озак вакыт әзерләнүләр Татарстанга иң-иңнәрне җыйды. Үзегезне лаеклы буын итеп күрсәтерсез дип ышанам, – диде ул.
Россия Герое, генерал Николай Гаврилов җыенның хәзерге вакытта бигрәк тә әһәмиятле булуын искәртте. Ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү кече яшьтән башланырга тиеш дигән фикердә ул. Быелгы җыен шуңа да Бөек Җиңүнең – 74, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгына багышлап оештырыла.
– Ветераннар сафы елдан-ел кими. Әмма тарихны онытмаска кирәк. Шул тарихны яшь буынга тапшыру мөһим. “Союз – Җиңү варислары” кебек җыеннар да шуның өчен оештырыла. Бабаларыбыз батырлыгын искә төшереп торсак, илебез иминлеген саклау да җиңелрәк булыр, – диде ул.
Чара барышында ветераннарга Георгий тасмасын тараттылар, Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куйдылар.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев