30 апрель 2019 яңалыклары
-
Район укучылары республикакүләм тикшеренү эшләре конференциясендә чыгыш ясады
30 нчы апрель көнне Кукмара шәһәренең "Галактика" балалар иҗат үзәге базасында укучылар арасында Р.И.Үтәмешев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләре буенча республика конференциясе узды.
-
Мөнир Рахмаев: “Илсөяргә кадәр булган мөнәсәбәтләрдә хыянәт иткәнем булды”
«Кайчан өйләнәсең?», — дигән сораулар белән җырчы Мөнир Рахмаевка еш мөрәҗәгать итә идек. Бүген исә ул буйдаклар арасында юк. Апрель башында Мөнир үзенең «Instagram» битендә сөйгән яры белән никахлашуы турында хәбәр итте. Күпләр өчен әлеге мәгълүмат көтелмәгән булды Бүген исә ул курыкмыйча: «Мин өйләнгән», — ди. ТНВ хәбәрчесе аның белән аралашып алды.
-
Ислам белгече: Үзеңне корбан итеп хис итү - балачакта алган тәрбия нәтиҗәсе
Ислам белгече фикеренчә, "корбан" ролендә яшәгән кеше башка милләт, дин вәкилләрен гаепли.
-
Казан табибы: Кояшта озак тору кызыл волчанка авыруы үсешенә китерә
Табилар сүзләренә караганда, авыруга яшь кызлар күбрәк дучар була.
-
Рөстәм Асаев кызы Гөлназның Ваһапов фестивалендә җиңмәвенә сөенүен әйтте
Җырчы фикеренчә, артистларның балалары җиңгән очракта, халыкта тискәре фикер туа.
-
Бәйрәмнәрдә Казанның кайсы урамнары ябык булачагы мәгълүм булды
"Автомобиль йөртүчеләрдән маршрутларны алдан сайлау сорала", - диде Азат Абзалов.
-
9 Май көне Уфада күп еллар дәвамында беренче тапкыр зур хәрби парад узачак
Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техниканы Мәскәү өлкәсендә уникаль «Техника музее»н оештырган Вадим Задорожный тәкъдим итәчәк.
-
“Экояз – 2019”
Традициябезгә тугры калып Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасы коллективы быелгысы елда да табигатебезне яшелләндерү максатыннан, Мишә елгасы ярлары буена миләш, сәрви, чия куаклары утыртты.
-
ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә
Узган җомгада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Мәктәп урамында 1518 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операцисе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 28 йөртүчегә беркетмә төзеделәр.
-
2019 елның өченче кварталында Россия Кытайга сөт продукциясе чыгара башлаячак
Быелның гыйнвар – март айларында Россиядә сөт җитештерү күләме 3,3 процентка арткан.
-
ТАГЫН БЕР ЙОРТ ЯҢА “КҮЛМӘК” КИЯ
Җәй – төзелешләряңарту чоры. Шәхси хуҗалыкларга күз салсак та, кемдер өй түбәсен алыштыра, кемдер стена тышлый. Ә күпфатирлы йортларда республика программасы нигезендә капиталь ремонт башланып китә.
-
Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык»ны Татарстан яшьләренең визит карточкасы дип атады
ТР Президентының мөрәҗәгатен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендәге гала-концертта республика Премьер-министры Алексей Песошин укыды.
-
Китереп бирмәсләр – сорап алырга кирәк
Гаилә фермерлары, яңа гына үз эшен башлап җибәрүчеләр, кулланучылар кооперативлары үзләренә тиешле субсидия һәм грантлар турында әледән-әле ишетеп торса да, гади авыл халкы әлеге ярдәмнең күбесеннән бихәбәр. Ә бит шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тәкъдим ителә торган чаралар шактый. Чынлыкта бүген аларга нинди ярдәм күрсәтелә? Быелдан нинди үзгәрешләр кертелгән? Аларга кемнәр дәгъва кыла ала? Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бүген нинди проблемалар борчый? Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта сөйләделәр.
-
Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак
Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.
-
«Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында «Созвездие - ЙОЛДЫЗЛЫК-2019 " XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау Гала-концерты
29 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты патронаты астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узучы XIX «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.