Мәктәптә акчасыз булмый
Илдәге иң кирәкле һөнәрләр билгеле. Әйтүләренә караганда, бүген мәгълүмати технологияләр, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт өлкәләрендә белгечләр җитми. Россия икътисад университеты ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлеген төзегән.
Эш барышында мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматларны һәм эш эзләүчеләргә куелган таләпләрне дә исәпкә алганнар. Бүген мәгълүмати технологияләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт өлкәләрендә эш табу мөмкинлеге зуррак, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моннан тыш эретеп ябыштыручы, слесарь кебек төрле сәнәгать оешмаларында очраучы бер үк төрле һөнәр ияләренә дә кытлык сизелә, дигәннәр.
Тәкъдим ителгән эш урыннарының һәр дүртенчесендә диярлек бакалавриат дәрәҗәсендәге белем таләп ителә. Әнә шундый белгечләрнең 46 проценты мәгълүмати технологияләр тармагына туры килә. Сүз уңаеннан, башкалар белән чагыштырганда, аларга иң зур хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Аз да түгел, күп тә түгел, аена уртача 54 мең сум алып эшләячәкләр. Соңгы арада бухгалтерларга ихтыяҗ артуы күзәтелә, дигән белгечләр.
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда исә респондентлардан: “Яшьләр ни өчен укытучы булырга теләми?” – дип сораганнар. Халыкның 55 проценты әйтүенчә, бу – мөгаллимнәрнең хезмәт хакы түбән булуга бәйле. Сораштыруда катнашучыларның 21 проценты фикеренчә, балалар белән эшләү бик авыр. Россиялеләрнең 14 проценты исә укытучыларның укытудан кала да эше күп, дип саный. Чын мөгаллимгә хас төп сыйфатларны да атаганнар. Болар – һөнәри осталык (33 процент), балаларга һәм һөнәргә мәхәббәт (27 процент), шәфкатьлелек (21 процент). Сораштыруда катнашучыларның 14 проценты укытучы һөнәрен сайлаучылар моны балачак хыялына бәйле, дип аңлатса, тагын шул ук кадәресе: “Балаларны яраталар”, – дип белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев