Мәскәүдә косметология клиникасында процедурадан соң пациент вафат булган
Хатын-кызның үлеменә бәйле рәвештә Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча баш идарәсе тикшерү уздыра.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең косметология клинкасында косметология процедурасы вакытында 46 яшьлек хатын-кыз үзен начар хис итә башлаган һәм аңын югалткан, дип яза «Интерфакс».
Ашыгыч ярдәм бригадасы хатын-кызны хастаханәгә илтә, әмма ул шунда вафат була. Хатын-кызның үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча баш идарәсе тикшерү уздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев