Өлешнең көмеше кемдә: субсидиянең туксан ике проценты агроолигархларга бирелә
Авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең яртысына якыны – крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар хезмәте нәтиҗәсе. Белгечләр әйтүенчә, кайбер юнәлешләрдә бу күрсәткеч зуррак та икән әле. Рас шулай икән, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләргә бирелә торган субсидия күләме дә керткән хезмәтеңә тәңгәл булырга тиеш.
Бу урында җор телле авыл агаеның “баканың да койрыгы булырга тиеш” дигән сүзләре искә төшә. Чыннан да, тиеш әйберләр күп инде ул. Тик менә дөньясы гына әйләнчек тә болганчык. Ничек аңларга да белмәссең. Россия Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе сайтындагы: “Субсидиянең 92 проценты 22 агроолигарх гаиләсенә бирелә”, – дигән хәбәрне укыгач, күңелгә шундый уйлар килә.
Нәтиҗәдә, субсидия күләме буенча авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдән берничә тапкыр калышучы Россиядә төп җитештерүчеләр булып саналучы фермер һәм шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ярдәм күләме, ахыр чиктә, бөтенләй юк дәрәҗәсенә кала түгелме?
Мондый хәлдә ни өчен кайбер фермер хуҗалыкларының озак еллар дәвамында дәүләттән сукыр бер тиен алмавының сәбәбен аңлау читен түгел.
Соңгы вакытларда кайберәүләрнең адым саен “авылга ярдәм итәбез” дип сөрән салулары күңелгә тия башлады. Төрле илләрдән пальма мае, тагын әллә нинди катнашмалар кушып җитештерелгән сыр, меңнәрчә тонна коры сөт кертүне йөгәнли алмыйча, үзебезнең җитештерүчене кәкре каенга терәткән җитәкчеләребез авылга ярдәм итәсе урында, җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булуын кайгыртсалар, күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде.
Аннан килеп, авыл хуҗалыгы үсеше өчен бирелә торган бюджет акчасы да нык арта дип әйтмәс идем. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ил күләмендә җитештерелгән продукциядән керемнең нибары 1,3 проценты гына авыл хуҗалыгы үсешенә юнәлдерелгән. Чагыштыру өчен: Белоруссия авыл хуҗалыгына гомуми керемнең 30 проценты бирелә. Хәтерегездә булса, 1990 нчы елларда бездә дә бу күрсәткеч 15,5 процент тәшкил итә иде.
Бер гектар сөрү җиренә бирелә торган дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә бездәгедән дистәләрчә тапкыр артык булганда, үзара көндәшлек турында нинди сүз алып барып була? Өстәвенә алардагыча озак сроклы, аз процентлы кредитлар турында безгә әлегә хыялланасы гына кала.
Ил җитәкчеләре, дәүләт ярдәменең иң саллы өлешен агроолигархларга биреп, ни отмакчы? Алтын таулары вәгъдә итеп, менә дигән итеп эшләгән хуҗалыкларны да аяктан егучы эре инвесторлар авылга ни бирде? Бүген бу турыда уйлап кына калырга түгел, халык белән киңәшеп, төрле чаралар күрергә вакыт. Югыйсә илдәге сөрү җирләренең иң күп өлеше нибары берничә дистә агроолигарх кулына күчүе ул авыл хуҗалыгының тамырына балта чабу белән бер.
Тагын шунысын әйтми кала алмыйм. Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның Краснодар губернаторы булып эшләү чорында Мәскәүдә узган “Алтын көз” бөтенроссия күргәзмәсендә очрашып, сәгатьтән артык сөйләшеп торырга туры килгән иде. Татарстан белән Краснодар краеның күргәзмәләре янәшә. Губернатор бездә берничә эре инвесторның йөзләрчә мең гектар сөрү җире барлыгына гаҗәпләнгән иде. “Моның кадәр җирне бер кулга бирү – зур ялгыш. Бер хуҗада сөрү җире 18-20 мең гектардан артса, хуҗалык белән нәтиҗәле идарә итү мөмкин түгел“, – дигән иде Краснодар губернаторы. Бүгенге авыл хуҗалыгы министры фикере капма-каршыга үзгәргән, күрәсең.
Башкача булганда, алда әйтелгән 22 агроолигарх гаиләсенең һәркайсы карамагында 600 мең гектардан артык сөрү җире булмас иде. Эшләр шулай дәвам иткәндә, дәүләт ярдәменең киләчәктә дә иң саллы өлеше кемгә эләгәчәгенә шик калмый.
Иң аянычлысы – агроолигархлар арасында Россиянең авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең якыннары, туганнары да бар. Кем әйтмешли, балык башыннан чери...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев