«Озын тәнәфес» Бөтенроссия фестивалендә Шәмәрдән лицее активисткасы Куклина Дарья катнашты
Мәскәүдә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Аларның иң мөһиме "Озын тәнәфес" фестивалендә Шәмәрдән лицее активисткасы Куклина Дарья катнашып кайтты. Проектта катнашучылар һәм остазлар шәһәрнең төп истәлекле урыннарында: Кызыл мәйдан, "Зарядье" паркы, Мәскәү-сити административ-сәүдә үзәгендә булып шәһәр белән таныштылар. Фестиваль кысаларында Горький паркында 20дән артык мәйданчык эшләде.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев