8 июнь 2021 яңалыклары
-
Иннополис отпразднует день города масштабным концертом СПБЧ и Би-2, а также авиашоу
9 июня 2021 года самому молодому городу России исполняется 6 лет. Гостей праздника ждут: насыщенная шоу-программа, детские активности, разнообразный стритфуд. В честь шестилетия в небе над Иннополисом выступит одна из лучших пилотажных групп мира – «Русские витязи».
-
Түбән Шытсу авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү эшләре
Түбән Шытсу төп мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә бинаның барлык тәрәзәләре яңага алмаштырылды, түшәмне җылыту материаллары алышына, сыйныф бүлмәләрендә идәннәр яңартыла. Эшне ООО "Ремонтсройсервис" оешмасы башкара.
-
Тимершык авыл җирлегендә Мишә елгасын корган агачлардан чистарту
Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендә елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту эшләре даими рәвештә алып барыла. Шул максаттан Мишә елгасы буендагы корган агачларны кисеп, чистарту эшләре башкарылды.
-
9 июньгә һава торышы
9 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез һәм кич кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көндез +23..+28˚ градус.
-
Шекше авылында Сабантуй мәйданы өр-яңадан үзгәртеп корыла
Шекше авылында узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек тулы куәтенә бара. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте эшчеләре көче белән Сабантуй мәйданы өр-яңадан үзгәртеп корыла.
-
"Ярдәм өмет итеп түгел, аралашу өчен көтеп алучылары бар" - ди үз тәрбиясендәге әби-бабайлары турында Рәмзия Каюмова
Социаль хезмәткәрләр – кешеләрнең моң-зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итүче һөнәр ияләре. Бүгенге көндә “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша караучысыз калган 170 кеше өйләрендә социаль ярдәм ала.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре бара
Сабантуй-балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме. Сабантуй һәркем өчен ачык, бөтен гаилә белән ял итәргә, милли мәдәниятләрнең күптөрлелеге белән хозурланырга бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм мөмкинлек бирә. Күңелле, зирәк Сабантуй-татар халкының һәрвакыт уйлап табуы. Гасырлар уртасында барлыкка килеп, ул безнең көннәргә кадәр тылсымлы үзлеккә ия булган бәйрәм буларак килеп җитте.
-
Болгар җыенында катнаштылар
Узган шимбәдә борынгы Болгар шәһәре биләмәсендә “Изге Болгар җыены” узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары катнашты. Изге чарага Саба районыннан да махсус автобус белән 27 кешелек делегация барды.
-
Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары баланы бәрдергән
Әлеге уңайдан тикшерү эше башланган.
-
"Олы Кибәче авылының хәтер китабы"н тәкъдир итү кичәсе
5нче июнь көнне Олы Кибәче авылы клубында Люция Шәрәфиеваның "Олы Кибәче авылының хәтер китабы"н тәкъдир итү кичәсе булып узды. Кичәдә Казаннан һәм Саба районыннан килгән кунаклар катнашты. Чара бик эчтәлекле һәм тәрбияви булып узды.
-
8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне
Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бик тә игелекле, миһербанлы эш башкарасыз: инвалидларга, караучысыз калганнарга ярдәм күрсәтәсез. Бу – шәфкатьлелек, кешеләрне ярату һәм хөрмәт итү сыйфатларын бергә җыйган һөнәр. Өлкәннәрнең көндәлек мәшәкатьләрен үз өстегезгә алып, һәрдаим кайгыртканыгыз, башкалар борчуын үз йөрәгегез аша үткәрә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Әлеге өлкәдә хезмәт иткән ветераннар аерым ихтирамга лаек. Барыгызга да тормышта, җаваплы эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
Россиядә бу җәйдә яңа пособиелар барлыкка киләчәк
1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк, ә 1 июльдән авыр финанс хәлендә калган көмәнле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
-
САБАНТУЙ - 2021
2021 елда Саба муниципаль районы җирлекләрендә Сабантуй бәйрәмен уздыру графигы.
-
“Игенче” җәмгыятендә коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә.
-
«Озын тәнәфес» Бөтенроссия фестивалендә Шәмәрдән лицее активисткасы Куклина Дарья катнашты
Мәскәүдә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Аларның иң мөһиме "Озын тәнәфес" фестивалендә Шәмәрдән лицее активисткасы Куклина Дарья катнашып кайтты. Проектта катнашучылар һәм остазлар шәһәрнең төп истәлекле урыннарында: Кызыл мәйдан, "Зарядье" паркы, Мәскәү-сити административ-сәүдә үзәгендә булып шәһәр белән таныштылар. Фестиваль кысаларында Горький паркында 20дән артык мәйданчык эшләде.