Республикадагы сайлауларга әзерлекне уңай бәяләделәр
«Тавыш» Татарстанда РФ Үзәк сайлау комиссиясенең республикадагы сайлауларга әзерлегенә уңай бәя бирде
«Тавыш» юнәлешенең Таттарстан координаторы Михаил Тихон «Facebook» социаль челтәрендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышы видеоязмасыннан фрагмент урнаштырган.
Утырыш барышында РФ Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең урынбасары Николай Булаев республикада сайлау участокларында видеокамералар урнаштыру турындагы мәсьәләне шәрехләп, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең бары тик территориаль сайлау комиссияләрендә генә видеокүзәтү булуы турындагы карарны уңай бәяләде.
Н.Булаев сүзләренчә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең участок сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын укыту буенча киң күләмле эшен билгеләп үтте.
УИК әгъзаларының 21 е дә махсус укыту узып, «Татарстан сайлаучысы» дигән махсус мобиль кушымтасына керү мөмкинлегенә ия. Әлеге кушымта хокук бозуларны видеофиксацияләү һәм бу мәгълүматны тапшыру мөмкинлеген бирә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов УИК әгъзаларын укыту һәм әзерләү турында сөйләде.
Булаев ассызыклаганча, УИК әгъзаларын укытуга ресурслар кертү- акыллы карар. «Төбәктә сайлау процессын мөмкин кадәр әзерлекле кешеләр катнашырлык итеп эшләү теләге бар. Сайлау комиссияләре әгъзаларын әзерләүгә җитди ресурслар керттеләр. Закон кысаларында кешеләрне хатасыз эшләргә өйрәтү җитди алым алып булып тора», - дип нәтиҗә ясады Булаев.
Фото: tatar-inform Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев