Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе әлмәтлеләрне вебинарга чакыра
Вебинар 11 февральдә 13:00 сәгатьтә узачак.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне “Салым законнарындагы үзгәрешләр” темасына вебинарда катнашырга чакыра.
Семинар спикерлары: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.
Вебинар кысаларында каралган темалар буенча чатта язма рәвештә сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Алдан теркәлү сылтама буенча мәҗбүри: https://events.webinar.ru/11289969/7852849
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев