Россиядә ярлылар саны кискен чиккә җитте
Россиядә ярлылар саны 22 миллион кешегә җиткән. бу хакта РФХөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җиткерде. - Кызганычка каршы, фаразлар чынга ашып килә: рәсми статистика буенча илдә ярлылар саны 22 миллионга җитте. Бу - кискен! - дигән Ольга Голодец. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә керемнәре яшәү минимумыннан азрак булганнар саны 2015 елның...
Россиядә ярлылар саны 22 миллион кешегә җиткән. бу хакта РФХөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җиткерде.
- Кызганычка каршы, фаразлар чынга ашып килә: рәсми статистика буенча илдә ярлылар саны 22 миллионга җитте. Бу - кискен! - дигән Ольга Голодец.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә керемнәре яшәү минимумыннан азрак булганнар саны 2015 елның беренче кварталында узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,1 миллионга арткан һәм 22,9 миллион кешене тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев