14 июль 2015 яңалыклары
-
Россиядә ярлылар саны кискен чиккә җитте
Россиядә ярлылар саны 22 миллион кешегә җиткән. бу хакта РФХөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җиткерде. - Кызганычка каршы, фаразлар чынга ашып килә: рәсми статистика буенча илдә ярлылар саны 22 миллионга җитте. Бу - кискен! - дигән Ольга Голодец. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә керемнәре яшәү минимумыннан азрак булганнар саны 2015 елның...
-
Татарстанда Омск казармасын төзекләндергән компания төзегән биналар тикшерелә
Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәгенең казармасы җимерелү уңаеннан Татарстанда да җирле прокуратура тарафыннан тикшерү эше башланды. Татарстан прокуратурасы "РемЭксСтрой" ширкәте тарафыннан төзелгән барлык йортларны да тикшерәчәк. Чөнки казармада төзекләндерү эшләре алып барган вакытта әлеге оешма тарафыннан төгәлсезлекләр җибәрелгән булу ихтималы бар. Бина җимерелү аркасында 23 кешенең...
-
Полиция хезмәткәрләре Казан шәһәрен машиналардан киметү буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрә
Соңгы вакытта Казан юлларында "әфлисун төсе"ндәге тамгалар барлыкка килә башлады. Машина йөртүчеләргә алар буенча хәрәкәт итү катгый тыела. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә. Бу турыда журналистларга Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Игорь Новиков хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге "кишер төсе"ндәге тамгалар Су спорты төрләре...
-
Хабаровск астында һәлакәт: ракета йөртүче самолет җиргә килеп төшә
Һәлакәт Ту-95МС белән күнекмә вакытында була. «Экипаж покинул самолет. Полет выполнялся без боекомплекта», - дип хәбәр итә Оборона министырлыгының матбугат хезмәте.
-
Акчарлак камераны урлап качкан һәм селфи-видео төшергән [+кызыклы видео]
Сәяхәтче Мартин Лозаноның акчарлак камерасын урлап кача. Бер-ике минуттан соң Мартин камерасын акчарлактан кире ала. Камера акчарлакта булганда нәрсәләр булганын видеодан карый аласыз!
-
Казанда автомобиль йөртүчеләр велосипедчыларны бәрдерәләр
Узган ялларда Казандагы юлларда 2 кече яшьтәге һәм 1 өлкән велосипедчы зыян күргән. Әлеге очракларның барысы да шимбә көнне булган. Һәлакәтләрнең берсе башкаланың Еловая урамында кичке 6да килеп чыга. "Рено Логан" автомобиле белән идарә иткән 59 яшьлек ир-ат Грушевая урамыннан Параллельная урамына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз ян-як интервал сайламый һәм...
-
Буада авылларының берсендә ишегалдында граната тапканнар
Узган шимбә көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Буа районының Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә. Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы...
-
Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен штраф күләмен 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар
Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән, хулиганлык кылган өчен салына торган штрафлар артачак, диләр. Административ хокук бозулар кодексына шундый үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хулиганлык кылучыларга хәзерге вакытта 500-1 мең сум штраф салалар яки 15 тәүлеккә утырталар. Аны 20 тапкыр арттырып, 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар. Җәмәгать урыннарында хәмер эчеп...
-
Бәйрәм намазларының вакыты билгеле
17 июльдә Ураза гаетен бәйрәм итәчәкбез. Казанда бәйрәм намазлары 7:00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитет аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте. - Ураза гаете бу елда 17 июльгә туры килә. Бәйрәм чаралары бу көнне 7:00 сәгатьтән үткәрелә башлаячак. Шәһәрлеләрне мәчетләргә...
-
Юл һәлакәтендә Казанның Җиңү проспекты юлына бер арба кирпич коелган [+фото]
Авыр йөк машинасы кирпич ташыган мәлдә, юл һәлакәтенә юлыга. Казанның Җиңү проспекты юлына бер арба кирпич коела. Әлмәт таңнары
-
Россия Эчке эшләр министрлыгы штаты 110 мең кешегә кыскартыла
Россия эчке эшләр органнарының штат саны, сак һәм биналарга хезмәт күрсәтү буенча хезмәткәрләрдән тыш, 110 меңгә кешегә кыскара.
-
Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авыл җирлеге рәисе бүген безнең районда кунакта
-
1896 елның 14 июлендә Түбән Новгородта үткән Бөтенрәсәй күргүзмәсендә беренче рус автомобиле күрсәтелә
-
1903 елны шушы көнне Транссибирская магистраль ачыла
-
1941 елны бу көнне данлыклы «Катюша» беренче тапкыр сугыш кырына чыга