Рөстәм Миңнеханов көмәнле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясатырга өндәде
Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көмәнле хатын-кызлар арасында коронавирус белән авыручылар артуын әйтте һәм аларның якыннарын булачак әниләрне сакларга һәм вакцинация узарга өндәде.
«Бигрәк тә көмәнле хатын-кызларга игътибар бирергә кирәк. Алар да үзләрен сакларга тиеш. Табибка йөрүдән тыш, башка әйберләрне минимальләштерергә кирәк. Алар янәшәсендәге якын кешеләре вакцинация узарга тиеш», — диде Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Хәзерге этапта чир катлаулы уза, аннан соң да күп кеше ахырына кадәр тернәкләнеп бетә алмый.
Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган. Табиблар аларның сәламәтлеге һәм баланың гомере өчен көрәшә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев