23 август 2021 яңалыклары
-
Бүген районда “Игътибар: балалар!” чарасы башланды
Чара 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
24 августка һава торышы
24 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен булуы, боз явуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +15..+20˚, көндез +21..+26˚ градус.
-
Югары-Утар балалар йорты-интернатында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү чарасы үтте
Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү чарасы үтте. Ел саен 22 нче августта илебездә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия кебек ил флагының үз бәйрәме булуы гаҗәп түгел. Ул шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне дип атала.
-
«Россия тәмнәре» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
Исегезгә төшерәбез, «Россия тәмнәре» конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә Татарстаннан конкурска 14 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» СПССПК, «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ.
-
Редакциядә Айгиз Баймөхәммәтовның "Нахак" исемле яңа китабы сатыла
Айгиз Баймөхәммәтовның "Нахак" исемле яңа китабы редакциягә сатуга кайтты. Калган китапларны да редакциягә кереп сатып ала аласыз. Алырга теләүчеләр Г. Тукай урамы, 95нче йорт адресы буенча эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә кадәр, 12.00дән 17.00гә кадәрге вакытларда килеп ала аласыз. Бәясе - 100 сум.
-
Килдебәк авылында балалар катнашында "Күңелле ял итегез!" концерты узды
22 нче август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты янында Мишә һәм Килдебәк авыл җирлекләре "Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән зур, якты, матур концерт булды. Концерт Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Программада җәй турында искиткеч җырлар, күңелле һәм дәртле биюләр, күңелле шигырьләр яңгырады.
-
Тукай районындагы бер предприятиедә ике эшченең мәетен тапканнар
Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
-
Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Урман аланында" дигән җәйге кич утыру үткәрделәр
22 нче август көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Тюрагай" фольклор коллективы белән "Урман аланында" дип аталган җәйге кич утыру үткәрделәр. Чара җырлар, такмаклар, биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. Катнашучылар милли гореф-гадәтләргә, гомумкешелек мәдәни кыйммәтләргә тартылдылар. Алар туган якның мәдәни традицияләрен тирәнрәк өйрәнделәр, бу аларның милли мәдәниятен формалаштыруга ярдәм итә. Җылы очрашуның ахыры дусларча чәй эчү булды. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
«Чатыр-Батыр - 2021» фестивалендә Саба районы яшьләре командасы II урынны яулады
Азнакай шәһәренең "Җилкән" спорт һәм туризм базасында авыл яшьләренең рухи, физик, иҗади үсешенә юнәлдерелгән «Чатыр-Батыр - 2021» фестивале узды. 18 команда арасында Саба районы яшьләре командасы II урынны яулады.
-
Килдебәк авылында тротуар салу эшләре бара
Килдебәк авылында «СпецДорСтрой» оешмасы тротуар салу эшләрен алып бара. Әлеге тротуар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар кысаларында эшләнелә. Тротуарның озынлыгы 560 метр тәшкил итәчәк. Әлеге тротуар авыл халкына мәктәпкә, фельдшер-акушерлык пунктына, кибетләргә куркынычсыз рәвештә баруны тәэмин итәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов көмәнле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясатырга өндәде
Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган.
-
Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты
Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.
-
Шекше авыл җирлегендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле концерты узды
21 нче август көнне Шекше мәдәният йортында көтеп алынган мөһим вакыйга булды, авыл халкы каршында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Узган гасырның 30 нчы елларында ук нигез салынган коллектив республикабызның бөтен дөнья каршында визит карточкасы булып тора, артистлар башкаруында матур җырлар яңгырый һәм татар халкының кабатланмас биюләре тәкъдим ителә. Тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулаган ансамбльнең хезмәте барлык мактауларга һәм бүләкләргә лаек.
-
«Ак Барс» Чемпионнар кубогында җиңде
«Ак Барс» белән СКА уены 3:0 исәбе белән тәмамланды.
-
Әгерҗедә көчле җил ике авыл мәктәбенең түбәсен өлешчә куптарып ташлаган
Шулай ук җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде.