Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре
4 февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 6 укучы катнашып уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Сабабаш төп мәктәбе укучысы Ибраһимов Дмитрий (Укытучысы Мөхәрләмова З.М.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар.
- Петросян Лена, гимназия укучысы (укытучысы Хәлилова Л.Х.)
- Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбе укучысы (укытучысы Бәширова М.Н.)
- Тапайкина Арина, Лесхоз урта мәктәбе укучысы (укытучысы Бәширова М.Н.)
- Саломова Амира, Икшермә кадет мәктәбе укучысы (укучысы Шәрифуллина К.Ф.)
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек һәм иҗади уңышлар телибез.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев