Сигез елдан симез булырмы?
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгының яңа үсеш программасы төзелгән. Әлеге документ Россия Хөкүмәте раславына тәкъдим ителгән. Яңа программа нигезендә, хуҗалыклар алдагы сигез ел эчендә ил халкының азык-төлеккә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү буенча хәлиткеч адымнар ясар, дип фаразлана.
Аерым алганда, бу вакыт аралыгында илдә сөт җитештерү 1 миллион 300 мең тоннага артып, аның гомуми күләме 32 миллион 400 мең тоннага җитәргә тиеш. Ит һәм ит продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукция җитештерү артачак. Министрлык вәкилләре әйтүенчә, моның өчен бердәнбер шарт – авылга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык дәүләт программалары сакланып калырга тиеш.
Иң элек, программада ассызыкланган төп юнәлешләрнең берсе – сөт җитештерүгә тукталып узыйк. Яңарак кына Мәскәүдә узган аграр киңәшмәдә Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Аркадий Дворкович алдагы елларда сөт җитештерүне 40 миллион тоннага җиткерү кирәклегенә басым ясады. Бүген кибет киштәләрендә үзебездә җитештерелгән югары сыйфатлы сөт һәм сөт продукцияләре халык ихтыяҗыннан 25 процентка калыша, ди А.Дворкович.
Кибет киштәләренә күз салсак, моның чыннан да шулай икәнлегенә шик тә уяна. Анда сөтнең ниндие генә юк. Майлысы да, майсызы да бар. Кесәңә карап, күңелең теләгәнен сатып алырга була. Тик, әлеге дә баягы, бәяләре генә азынганнан-азына. Югыйсә бәя күтәрү өчен әллә ни зур сәбәп тә юк бит. Бигрәк тә, кабул итү бәяләре 8 – 10 сумга арзанайган вакытта. Кибет киштәләрендәге сөт кыйммәтләнә барган саен, сатып алучыларның саны артмавын да яхшы беләләр булыр. Мондый хәлдән кулланучылар сәламәтлегенә, аеруча өлкән яшьтәгеләргә зур зыян салынуы турында әйтеп тә торасы юк.
Медицина нормалары буенча бер кеше елына уртача 325 килограмм сөт кулланырга тиеш. Әмма узган ел бу күрсәткеч 236 килограммга калган.
Россия сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Людмила Маницкая фикеренчә, тикшерү органнары тарафыннан эшкәртү һәм сәүдә системасындагы мондый башбаштаклыкка киртә куелмаса, хуҗалыкларда сыер асраучылар саны киләчәктә арту түгел, кимергә мөмкин. Мондый аяныч хәл үзен инде сиздерә дә башлады. Инвестор һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында гына түгел, моңарчы гел үсеш күрсәткән шәхси хуҗалыкларда да савым сыерларының баш саны кими.
Бу араларда дәүләт тарафынан бирелә торган ярдәм сыер асраучыларның кәефен күпмедер күләмдә күтәреп тә җибәргән иде. Әмма сөткә бәя булмаса, хәл катлауланачак. Күпләп мал асраучы күптәнге танышым сүзләре белән әйткәндә, шәхси хуҗалыкта бер килограмм сөт җитештерү чыгымы 25 сумга җиткәндә, аны 12 сумга сату өчен шыр тиле булу кирәк. Мондый шартларда хуҗалыкта нинди үсеш турында сүз алып барып булсын? Аеруча ягулык бәясе – 40 сумга, 1 киловатт электроэнергиягә түләү 8 сумга җиткәндә. Ә бит хәтта эре сәнәгать предприятиеләре дә электр энергиясен авыл җитештерүчесенә караганда 2-3 тапкыр арзангарак ала.
Дөньяның күп илләрен нефть, газ һәм башка казылма байлыклар белән тәэмин итеп торган бер вакытта авылда болай да шактый авыр шартларда азык-төлек җитештерүчене талаудан кайчан да булса бер туктарга кирәктер бит инде. Бездән нефть сатып алган илләр, шул исәптән Америка, Англия, Германия фермерлары ягулык-майлау материалларын ике тапкыр арзанрак бәядән алганда, үзара көндәшлек турында сүз алып бару да кыен.
Авыл хуҗалыгында тотрыклы үсеш булсын өчен, ниләр эшләргә? Иң беренче чиратта, җитештерелгән продукциягә дәүләт тарафыннан гадел бәя булуын тәэмин итү кирәк. Авыл җитештерүчесе программаларның төрлесен күрде. Кәгазьдә бер, гамәлдә икенче вәзгыять алып барылганда, авыл хуҗалыгында 2025 елга кадәр исәпләнгән яңа үсеш программасының файдасы әллә ни булмас кебек.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев