Сүндерегез утны! Түрәләр халыкны сакчыллыкка өйрәтергә җыена
Халык кесәсендәге соңгы тиеннәрне ничек суыртырга дигән сорау бүген табигый монополия вәкилләрен дә, чиновникларны да бертуктаусыз бимазалап тора. Яңа елдан Россия чүп түгүнең яңа системасына күчәчәк һәм әлеге хезмәтнең бәясе 4 тапкырдан алып 60 тапкырга кадәр үсәчәк дип куркыталар әнә халыкны. Канун әвәләүчеләр һәм чиновниклар илнең чүп астында калуына һәм чүплекләрдән чыккан искә тончыгып фетнә чыгаручы гыйсъянчыларга әнә шулай җавап бирергә җыеналар, имеш. Хөкүмәт исә электр энергиясе өчен тарифларны реформалап, тез астына сугарга җыена.
Электр энергиясен файдаланган өчен лимит кертергә, лимиттан артыграк ягучыларга зур тарифлар белән кизәнергә 2013 елда ук хыялланганнар иде инде. 2014 елгы кризис башланып, халыкның хәле кискен начарайгач, чиновниклар күңеленә миһербан орлыклары салынды һәм тарифлар реформасын ике елга кичектереп торырга булдылар. 2016 елда гамәлгә кертелергә тиешле реформа шушы көнгә кадәр калып килде. Моңа әллә чиновникларның хәтере буталу сәбәп булды, әллә йөрәкләрендә шәфкать хисенә печтек кенә урын калган иде шунда, әллә тавыш чыгудан шүрләделәр – белмәссең. Быел, ниһаять, ике федераль министрлык – Икътисад һәм Энергетика министрлыклары берьюлы уянды һәм тарифлар инкыйлабын искә төшерде. Бюджетка акча ташып кергән вакытта тагын бер елгачыкка юл ачсаң, начар түгел бит.
Утка социаль нормаларны 2013 елда кеше башына 50дән алып 190 киловатт исәбеннән алуны җиде регионда сынап та караганнар иде. 2014 елда бу норматив бөтен илгә кертелергә тиеш иде. Күрәсең, өч тиенлек куяннан биш тиенлек зыян булмагае диптер, бу яңалыкны бүгенгә кадәр онытып тордылар. Бу юлы киловаттларны кеше башыннан түгел, ә йорт башыннан санарга булганнар: бер йортка 300 киловаттны арзанлы тариф белән ягарга, шуннан арткач, югары тарифка күчәргә, 500 киловаттан да күбрәк куллансаң, “икътисади нигезләнгән” тариф белән түләргә туры киләчәк.
Искә төшерик әле: язгы якта, санкцияләр бугаздан эләктереп алгач, тарифларны арттыру идеясен олигарх Дерипаска күтәреп чыккан иде инде. Илнең барлык югары чиновниклары Дерипаскага ничек булышырга дип баш вата бүген. Тагып кую мөмкинлеге булса, билләһи, һәр кешенең муенына шул туймас Дерипаска җитештергән алюминий кружканы көчләп тагарлар иде. Тарифларны күтәрү проблемасы хәл ителсә, шаять бер алюминий патшасының гына түгел, башка миллиардерларның дә хәле җиңеләер дип көтелә.
Тарифларны күтәрү белән бергә, элек булган өстенлекләрне бетерү дә каралган. Авыл кешеләре өчен махсус түбәнрәк куелган бәяләр артыр дип көтелә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, гараж кооперативлары, авыл кешеләренең базлары һәм лапаслары сәнәгать объектлары категориясенә күчеп, югары тарифлар кертелер, мөгаен. Сөт сауган өчен, патент алдырып, салым да өстәсәләр, электр тарифлары белән кушылып, алтын бәясенә төшкән сыеклык савасы була инде моннан соң. Икътисад өчен моның файдасы күпме булыр, бәяләр бумерангы кемнәр башына төшәр, ул кадәресе әлегә ачыкланмаган.
Газета хәбәрчесе карап чыкты инде, әле җәйге көннәр озын чакта да социаль норманы 50 киловаттка узганбыз икән инде. Димәк, туңдыргыч һәм суыткычларны өзәргә, су җылытуны түбәнрәк температуралы режимга көйләргә, керне кул белән юа башларга туры килмәгәе әле. Көтмәгәндә генә сәнәгать объектына әйләнгән өч фазалы тегермәннән баш тартып булмас инде, сыерларны, кош-кортны ашатасы бар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев