Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд «Татфондбанк» эше буенча Дәүләт торак фондының 9,9 млрд сумлык милкенә арест салган

Тикшерүчеләр арест салу сораган милекнең гомуми суммасы 12,5 млрд сумнан артык булган.

Казанның Идел буе районы суды тикшерүчеләрнең «Татфондбанк» эше буенча «Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының 9,9 миллиард сумлык милкенә арест салу турындагы үтенечен өлешчә канәгатьләндергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Тикшерүчеләр арест салу сораган милекнең гомуми суммасы 12,5 млрд сумнан артык булган.

Суд «Ак Барс» банкының Дәүләт торак фондына караган акцияләренә арест салу турында карар чыгарган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, «ТФБ» җитәкчелеге, кредит оешмасының банкротлык алдында торуын белә торып, кайбер кредит оешмалары буенча залогта булган милекне законсыз чыгарган.

РФ Үзәк банкы 2017 елның 3 мартында «Татфондбанк» лицензиясен алды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев