Татарстан Президенты республикабызның иң күркәм гаиләләрен кабул итте
Мәгълүм булганча, ел саен Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым катнашында республикабызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән тантаналы кабул итү уздырыла. Анда республикабыз үсешенә зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстергән, һәр яктан үрнәк гаиләләр чакырып хөрмәтләнә. Быелгы кабул итү зур вакыйга - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан үткәрелүе белән дә үзенчәлекле. Тантаналы чарада безнең районнан Мишәбәш авылында яшәүче Надия һәм Алмаз Гафиятовлар катнашты.
Аларны Казанга районыбызның ЗАГС бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова озата барды: ”Гафиятовлар- районыбызның иң абруйлы, бар яктан да үрнәк гаиләләренең берсе. Алмаз Сәүбән улының хезмәт биографиясе күпкырлы, ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, төзелештә дә эшләгән, бүгенге көндә «Евро Акцент Саба» җәмгыятендә хезмәт куя. Бер үк вакытта Мишәбәш авылы мәчетендә имамлык вазыйфасын башкара. Надия ханым һөнәре буенча шәфкать туташы, Мишәбәш авылында ФАПта, балалар бакчасы мөдире булып та эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Алмаз хәзрәт белән Надия ханым икесе дә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дини белем алганнар. Алар җәмәгать эшендә бик активлар, авылдашларына һәрьяклап ярдәм күрсәтеп яшиләр, Ислам дине нигезләре буенча дәресләр дә алып баралар. Бу гаиләдә 6 бала үсә. Барысы да бик тәрбияле, иманлы, хезмәт сөючән. Алинә Саба гимназиясендә укыта, Ләйлә - кияүдә, хәзер декрет ялында, Йосыф ПМК-Мелиорациядә эшли, Мөслимә, Исламия, Гайшә Явлаштау урта мәктәбендә белем алалар. Янәшәбездә Гафиятовлар кебек үрнәк гаиләләр күбрәк булса иде. Президентыбыз әйткәнчә, нык, матур гаиләләр республикабызның көче, байлыгы бит”,- дип таныштырды күркәм гаилә белән Алсу Имаметдин кызы. Чарадан соң Алмаз хәзрәттән бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. “Тантана искиткеч югары дәрәҗәдә узды. Әлбәттә, районыбызда мондый очрашуда катнашырга лаеклы гаиләләр бик күп. Алар арасыннан нәкъ менә безне сайлауларын үзебез өчен олы мәртәбә, Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге дип кабул иттек. Шундый мөмкинлек биргәннәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! Һәркемгә гаилә җылысын татып, күп балалар үстереп, өммәтебезне, җәмгыятебезне сөендереп яшәргә язсын”,-диде гаилә башлыгы.
Фото: Рәсми Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев