Татарстанда фатирлар буенча ялган «мчс» хезмәткәрләре йөри
Татарстанда үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дип күрсәтеп, махсус форма кимәгән ниндидер ир-атлар янгын куркынычсызлыгын тикшерү сәбәбе белән фатирларга кереп йөрү очраклары ешайган. Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте кисәтә.
Мошенниклар аңлаешсыз таныклыкларын күрсәтә, ишек ачуны һәм инструктаж үткәрү һәм кагыйдәләрне бозу очракларын табу өчен фатирга кертүне сорый. Шунда ук алар янгын чыгу яисә газ чыгу турында сигнал бирүче аппаратлар сатып алырга тәкъдим итә. 350-500 сумлык әлеге җайланмаларны алар 1500-3000 сумга сата — хуҗаның паспорт мәгълүматларын алып хезмәт күрсәтү турында килешү дә төзиләр.
Ведомство белдерүенчә, Гадәттән тыш хәллә министрлыгы хезмәткәрләренең шәхси фатирларга, өйләргә керергә хокукы юк. Бу бары тик прокурор язуы булганда һәм закон белән билгеләнгән аерым очракларда гына мөмкин. Хезмәткәрләр махсус форма кигән булырга һәм таныклыгын күрсәтергә тиеш. Ә иң мөһиме — МЧС эшмәкәрлек белән шөгыльләнми.
Әгәр сезгә дә шундый «коммерсантлар» килсә, «102» телефон номерына шалтыратып, әлеге факт турында хәбәр итүегез сорала.
Фото: ГУ МЧС по РТ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев