Татарстанда яшь әти-әниләрнең мәшәкате кими
Яшь әти-әниләрнең бер мәшәкате кимеячәк. Тагын биш елдан сабыйларны балалар бакчасында урын белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итеп бетермәкчеләр. Юк, яңа бакчалар төзү бәрабәренә түгел. Түрәләр мәктәпкәчә яшьтәгеләрне гаиләдә генә тәрбияләргә тәкъдим итә. Балалар бакчаларының кирәге дә калмагае әле!
2024 ел азагына кадәр Россиядә 150 мең бала караучы әзерләргә һәм 9 мең “гаиләдәге мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемнәре” булдырырга ниятлиләр. Илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әнә шундый эчтәлектәге проект әзерләгән. Әйтүләренә караганда, мохтаҗ гаиләләр бала караучы хезмәтеннән бушлай файдалана алачак. Белгечләр әзерләүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 11 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Шул рәвешле, балалар бакчаларында урын булмауга бәйле кытлыкны тулысынча юкка чыгармакчылар. Яшь әниләр иртәрәк эшкә чыгып, гаиләнең матди хәлен яхшырта алачак, дигән федераль проектны тәкъдим итүчеләр. Бөтен өмет – хатын-кызларда, ахры.
Бала караучыларны кайда укытачаклар? Монысы әлегә билгесез. Ел саен 30 мең белгеч кулына сертификат алачак, дип фаразлана. Моннан тыш, 9 меңгә якын хатын-кызга өйдә бакча ачу өчен грант тапшырырга җыеналар. 2024 елга кадәр аның күләме федераль бюджеттан – 5,8 миллиард, төбәк казнасыннан исә 2,5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Әлеге акча документлар рәсмиләштерү һәм өйдәге бүлмәне җиһазлауга тотылачак, ди. Дөрес, бу әлегә тәгаен расланган проект түгел. Тик башланган эш – беткән эш, ди бит халык.
Гаиләдәге мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме, гаиләдә укыту кебек үк, канунга каршы килми. Ул мәктәпкәчә белем бирүнең бер ысулы булып санала. Мондый төркемнәрне шәхси йортта яки фатирда оештырырга мөмкин. Әлеге хокук 2 айдан 7 яшькә кадәр бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, аларны бакчага йөртмәүче гаиләләргә бирелә. Тәрбияче булып гадәттә әни эшли. Бер төркемдә кимендә биш бала булырга тиеш. Аларның саны төркем урнашкан бүлмәнең мәйданыннан чыгып билгеләнә. Мондый төркемнәрне якындагы муниципаль балалар бакчаларына беркетәләр. Дәресләргә һәм саф һавада уйнарга әнә шул бакчага йөрергә мөмкин.
Гаиләдәге мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемнәрен оештыру мәсьәләсе тирәсендәге сүзләр соңгы арада республикада да еш ишетелә. Бу атнада узган мәгариф тармагы хезмәткәрләренең шәһәр конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әлеге юнәлешне үстерергә киңәш итте. “Казанда мондый тәҗрибә бар инде. Башкалада муниципаль балалар бакчалары каршында 12 төркем гамәлдә. Гаилә бакчасы төзү теләген белдерүчеләргә ярдәм күрсәтергә, ишле гаиләләргә әлеге мөмкинлек турында күбрәк сөйләргә кирәк”, – диде министр.
Казанда яшәүче Ландыш Дәүләтшина да гаилә бакчасы ачарга тели. “Шәһәр читендә үз йортыбыз белән яшибез. Безнең өч балабыз бар. Күршедә яшәүче туганым ике бала тәрбияли. Ике йорттагы биш баланы бергә кушып, гаилә бакчасы ачарга телим. Алга таба күбрәк сабыйны карап тору теләге дә бар. Тик әлегә документлар артыннан йөрим. Монысы күпкә катлаулырак”, – ди яшь әни. Татарстанда өч яшьтән өлкәнрәкләрне балалар бакчасында урын белән тәэмин итү күрсәткече 99 процент (Казанда – 95 процент) тәшкил итә. 2018 –2019 елларда республикада 6 меңнән дә күбрәк урынга исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзергә ниятлиләр. Шул исәптән, нәниләр төркемнәрендә 3 меңгә якын урын булачак, дип көтелә.
Ил күләмендә 2021 елга кадәр балалар бакчаларында нәниләргә 225 мең урын барлыкка килергә тиеш. Шул рәвешле, 2014 елда эшләүче хатын-кызлар арасында мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүчеләр саны хәзерге 66 проценттан 69 процентка җитәчәк, дип фаразлана. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне бакчада урын белән тәэмин итү мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә тотынуны илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец та хуплаган. “Россиядә 400 меңгә якын сабый нәниләр төркемнәрендә урын булмау аркасында, бакчага йөри алмый. Шуңа күрә әти-әниләр “соры базар”га мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Бала караучыларны дәүләт әзерләсә яхшырак, әлбәттә”, – дигән ул. Өстәвенә гаилә төркемнәре яңа балалар бакчалары төзүгә киткән чыгымнарны да янда калдырырга булышачак, дигән фикер белдергән ул. Кемгә – нәрсә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев