Торба буйлап шуышабыз
Рәсми документларда Күк Чишмә, халык телендә Ташлык дип йөртелүче бу борынгы авылга чатнама аяз вакытта да барып җитү өчен күрше авыллар аша әйләнеп үтәсе. Безгә дә ерактагы Югары Әрнәш аша барырга туры килде. Авыл читендәге “Изгеләр чишмәсе”н тәртипкә китерергә дигән максат белән туган авылларына кайтучы юлдашларым Фаягөл һәм Ягъфәр Габдрахмановлар әйтүенчә, аз гына яңгыр явып узса, авылга кайтучылар андый мөмкинлектән дә мәхрүм. Кайтып җитеп, туганнарын күрә алмыйча, кире китәргә туры килгән чаклар да була икән.
Югыйсә авылны урап узучы Берсут елгасы аша заманында дистәләрчә миллион сумлык тимер-бетон күпер салынганына да дистә еллап кына вакыт узган. Тик күпер аша йөреп кенә булмый. Кемнәрдер күпер уртасындагы бетон плитәләрне сүтеп алып киткән. Тотынып йөри торган тимер эшләнмәләре дә юкка чыккан.
Хәер, явыз Иванның көчләп чукындыруыннан качып калу әмәлен тапкан Ташлык авылы халкы мондый гына авырлыкка баш иеп яшимени? Бик кирәк чагында күпер нигезенә куелган тимер торба буйлап шуышып чыгабыз, диләр. Тик менә яше бик өлкәннәргә генә торба буйлап шуышып яшәү елдан-ел кыенлаша.
Җирлек башлыгы Альмир Зыятдинов әйтүенчә, төзелеп бетмәгән күпердән файдалана башлау өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәк түгел. Бу эштә ярдәм күрсәтүне сорап, ул соңгы елларда дистәләгән оешмага мөрәҗәгать итеп караган. Район җитәкчеләре дә: “Халык саны елдан-ел кими барган авылга миллионнарча сум чыгым тота алмыйбыз”, – диюдән ары китмәгән. Җитәкчеләр “бетсен” дип торганда, кечкенә авыллар бетә дә бетә инде. Аеруча кулга тотып эшләрлек эш булмаганда. Югыйсә кайчандыр гөрләп эшләп торган хуҗалыкта күпер төзәтелеп, юл салынса, даими яшәүчеләр саны артмаса да, кими бармас иде. Һәрхәлдә, авылда үзем сөйләшеп, аралашкан кешеләр шундый фикердә.
Берсут елгасы аша күпер булмаудан интегүче 88 яшьлек Мәгъзүдә әби, тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Нәгыймә әби һәм башкалар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, зарларын әйтеп калырга ашыга. “Колхоз таралгач, авылда яшәүчеләр турында кайгыртучы калмады. Кибет, медпункт булмагач, авылда ничек яшәргә? Авыл читендәге карьердан таш ташучы, җиребездән файдаланучы Рашат Фазыловка без кирәкмибез. Күпернең бетон плитәләренә кадәр алып киттеләр. Казаннан кунакка кайтучылар чокырлы юлга бераз таш салдырганнар иде – кире алдыртты. “Изгеләр чишмәсенә” дә барып булмый, аның печән җире аша үтәргә кирәк, юл юк”, – диләр.
Гомере буе шушы хуҗалыкта эшләгән 90 яшьлек Хикми бабай белән Наҗия әбинең дә – үз зарлары. “Ходай сакласын, бер-бер хәл була калса, “ашыгыч ярдәм” машинасы да чакырып булмый. Күптән түгел бакыйлыкка күчкән Миңниса әбине дә әнә инеш аша басма салып, көч-хәл белән генә зират ягына алып чыга алдылар”, – диләр.
Чыннан да, таш өстендә утыручы Ташлык авылында юл төзү өчен таш булмавы гаҗәп. Гомере буе шушы хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәүлетҗан ага Ибәтуллин әйтүенчә, район җитәкчеләре, инвестор бераз ярдәм күрсәтсә, күперне төзеп бетерергә, юлларны рәтләргә мөмкин булыр иде. Авылда даими яшәүчеләр генә түгел, җәен биредә үткәрүчеләр дә бу эшкә кушылырга риза. Тик кемнәрнеңдер авылны тизрәк бетерәселәре килә. Шуңа берни эшләнми, ди хезмәт ветераны.
Хуҗалык җирләреннән файдаланучы инвестор – “Усали – Агрохимсервис” оешмасы җитәкчесе Рашат Фазлыев исә күпернең бетон плитәләре юкка чыгуда, юлга бушатылган бер машина ташны кире алып китүдә, “Изгеләр чишмәсе”нә юл юклыкта үзенең бернинди катнашы булмавын әйтә. “Район буенча юллар төзелешенә моңарчы да ярдәм иттем, кирәк була калса, тагын булышырмын”, – ди.
Ташлык авылы – бик борынгы булуы өстенә, халкыбызга күп кенә танылган шәхесләр биргән төбәк. Авыл халкы Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган шагыйрь Разил Вәлиев, халкыбызның яраткан артисты Алмаз Хәмзинның бабалары шушы җирлектән булуын да горурланып искә ала.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эмиль Талипов та шушы авылда үскән. Эшмәкәр Гайшә Сәгъдиева, Ягъфәр Габдрахманов, Әсгат Габдуллин, алты бертуган Талиповлар һәм башка авылдашлар ярдәме белән сигезенче ел рәттән авыл җыены үткәрелү дә тикмәгә түгел. Ташлык халкы, торба аша шуышып йөрсә дә, үз авылын саклап калырга омтыла.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев