Ул бу җирдә үзенчә яши
Җырчы Әлфия Авзалова моңлылыгын күп кайгылар кичерүе белән аңлата иде. Шагыйрә Шәмсия Җиһангированың җырлап торган шигырьләр язуын, күңеленең нечкә кыллы булуын да нәкъ шулай аңлатырга мөмкиндер. Әтиле ятим булырга, интернатта укырга, тол хатын-кыз язмышын күрергә туры килә аңа...
Татарстан Милли китапханәсендә узган иҗат кичәсендә ул бер дә гомеренең кыен чакларына тукталмады, булганына һәм барына шөкер итәм, дип белдерде. Асыл шагыйрәне күрергә килгән кешеләр залга сыймады, өстәмә урындыклар алып кереп утыручылар күп иде. Шигърияткә битараф булмаган җаннар арасында ак шәл ябынган әбиләр дә, яшь һәм урта буын хатын-кызлар да күренде. Барысы да Шәмсия Җиһангированың шигырьләренә, тавышына сусаган икән! “Татар әле шигырьдән бизмәгән, шигырь кешенең җанын чистарта, пакьли”, – диде шагыйрә үзе дә.
Кичәдә шагыйрәнең яңа бер сәләте ачылды: “Җирсү” җырын башкарды ул. Моннан тыш аның сүзләренә язылган җырларны Закир Шаһбан, Нурзадә, Фәрит Низамиев, Азат Хөсәенов җырлады.
Очрашу кичәсендә шагыйрәнең төп таянычы булган гаиләсе дә катнашты, алар турында шулкадәр горурлык һәм ярату хисләре белән сөйләде Шәмсия Җиһангирова. Хәер, кызы да, оныклары да өзелеп тора. Кызы Гөлназ әнисе турында болай диде:
– Минем әниемне яратмыйча, аңа карап сокланмыйча мөмкин түгел. Аның бер кимчелеге дә юк. Үз гомеремдә әнидән дә яхшырак кеше очратканым булмады. Ул – көчле дә, көчсез дә хатын-кыз. Әнием безгә: “Балалар, тормышта миннән яхшырак булыгыз!” – ди иде. Аннан уздырып булмый! Барыбыз да гаиләдә иҗат чире белән “авырыйбыз”. Нәселебездә әни кебек бөек шагыйрә булганга ул!
Оныклары да шигъри җанлы икән. Илһам һәм Камилә әбиләренең иҗат җимешләрен дә, үзләренекен дә халыкка укыды. Аларның саф татар телендә сөйләшүләре Шәмсия Җиһангированың үз балаларын тәрбияләгәндә кулланган алымнардан килә икән. “Кызымны кечкенә чакта авылга кайтарып куйгач, аның белән татар телендә хатлар алыша идек. Хаталанган урыннар булса, төзәтәбез. Бу алымның файдасы – күз алдыбызда”, – дип уртаклашты шагыйрә.
Залга, җырлый-җырлый, Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов килеп керде дә, “Күрәсем килгән иде...” дип, Шәмсия Җиһангирова белән моңланып алды. “Телевизордан шигъри тапшыруларда Шәмсия шигырь сөйли дә елата. Аңа шалтыратам да, елаттың, дип гаеплим. Шулай аралашып яшибез без”, – дип көлдереп тә алды Әсхәт Хисмәтов.
Җылы сүзләрне Шәмсия Җиһангировага галим Фоат Галимуллиннан, китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиевтан, “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримовтан, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибраһимовтан да ишетергә насыйп булды.
Шәмсия Җиһангирова, кызы әйтмешли, күзләрендә ут яндырып тора әле. Нәкъ җырларындагыча, гомере үтмәгән, көзе җитмәгән аның.
Фото: https://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев