Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен штраф күләмен 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар
Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән, хулиганлык кылган өчен салына торган штрафлар артачак, диләр. Административ хокук бозулар кодексына шундый үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хулиганлык кылучыларга хәзерге вакытта 500-1 мең сум штраф салалар яки 15 тәүлеккә утырталар. Аны 20 тапкыр арттырып, 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар. Җәмәгать урыннарында хәмер эчеп...
Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән, хулиганлык кылган өчен салына торган штрафлар артачак, диләр. Административ хокук бозулар кодексына шундый үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хулиганлык кылучыларга хәзерге вакытта 500-1 мең сум штраф салалар яки 15 тәүлеккә утырталар. Аны 20 тапкыр арттырып, 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар. Җәмәгать урыннарында хәмер эчеп тотылганнардан 5 мең сумга кадәр штраф түләтергә телиләр. Эчкән килеш тотылган балалары өчен ата-аналарга кесәләреннән 8 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк. Закон проектына үзгәрешләр кертү, кануннарны кырыслату ягында булучылар шуннан соң кешеләр азрак эчә башлар дип ышана. Ә сез ничек уйлыйсыз: законнарны кырысландыргач, салырга яратучылар кимерме?
Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имамы:
- Моңа кадәр эчкән кеше, штрафлар арткан икән, дип хәмер белән агуланудан туктамаслар. Ләкин яшьләр алдан кисәтелсә, бу аларны ялгыш адымнан саклап калыр, бу бик мөһим. Законнарны белгән, акча санаган яңа буын кешеләре, эчәр алдыннан, берничә тапкыр уйлаячак. Сыраны рекламалауны тыйгач, статистика эчүчеләрнең саны аз булса да кимү ягына баруын күрсәтте. Шәригатьтә кеше урамда исерек килеш тотыла икән, аны таяк белән кыйныйлар. Өендә эчә икән, башкаларның кысылышы юк. Бу очракта да урамда эчүче үзен генә агуламый, башкалар да аның исереп кылган тәртипсезлекләрен күрергә мәҗбүр. Лаекмы алар аңа? Ник түзәргә тиешләр? Шуңа күрә зур штрафлар салу гадел, дип саныйм.
Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:
- Нинди генә штраф салма - эчәм дигән кешене туктатып булмый. Элеккеге елларда да "сухой" закон кертеп карадылар, хәмерне югары бәядән саттылар, әмма халык нишләде? Качып эчте! Әле дә шулай. Урамда салмыш кешеләр генә түгел, исереп егылган кешеләр дә күп. Авылларга йөрим, укучыларым белән аралашам: салада да кешеләр эчә бит. Кызганыч ки, араларында хатыннар да шактый. Эшсезлек, диләр. Эш юк, ә эчәргә акча табалар! Ялкаулык та көчле шикелле. Мал табам дип тырышкан кешегә Ходай да мулдан бирә. Элек менә авылда эшләмәгән кеше юк иде. Ә штрафларга килгәндә, чикләүләр белән генә кешене начар гадәттән арындырып булмый. Кешеләрнең тормышын җайларга мөмкинлек булсын, уңай яшәү шартлары тудырылсын иде башта.
Ләйсән ВӘЛИЕВА, офис-менеджер:
- Әле бер көнне генә паркта йөрдек, эскәмиядә бер егет белән ике кыз утыра. Нидер эчәләр, әмма нәрсә икәне күренми. Ныклабрак караган идем - тимер банка өстеннән оек кидергәннәр икән. Язуларын яшергәннәр дә шул рәвешле сыра эчәләр. Менә җаен тапканнар бит, дип уйлап куйдым. Ә бер уйласаң, бу штрафлар яхшы булды. Элек урамда, җәмәгать транспортында барганда шешә күтәреп эчеп баручылар күп иде, ишегалдында җыелышып салып утырдылар. Хәзер мондый күренешләр барыбер сирәгәя. Штрафларны күтәрәләр дә ул, әмма спиртлы эчемлекләргә бәяләр Путин фәрманы белән төшерелде. Бер яктан: "Рәхим итегез, эчегез!" - диләр, икенче яктан, имеш, киртәләр тудырыла. Эчкечелекне бетерәбез дисәләр, аны бар яктан да кырт кисәргә кирәк.
Зәмирә РӘҖӘПОВА, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры:
- Зур штрафлар 100 процентка эчкечелектән арындыра алмас, әмма ярдәме дә тими калмас. Безнең халык штрафлардан курка бит ул! Машинага утырганда да каешны, бәрелербез, авария булыр дип түгел, ә "гаишник"лар туктатыр, штраф чәпәрләр, дип эләктерәләр. Бу очракта да акча бирергә теләмәсәләр, башта уйларлар. Без үскәндә өлкәннәрнең урамда эчкәнен күрә идек, шуңа ул - гадәти күренеш. Бала үстергәч, моның дөрес булмаганын аңлыйм. Өйдә, бәлки, ул начар гадәтләр юктыр да, гаиләдә барысы да яхшы, әмма баланың урамга чыгуы була, башкаларны күрә дә: "Әһә, бу гамәл тыелмый икән!" - дип уйларга мөмкин. Үз йортларында теләсә нәрсә эшләсеннәр, әмма җәмәгать урыннарында эчү булмасын! Штрафларның зур булуы киләчәк буын сәламәтлеген уйлап эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев