Яңасын көтә-көтә, искесе тузып бетә
Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында тырышырга туры килә. Ниндидер сәбәп белән кайсыдыр юнәлешкә игътибарны киметсәң, тискәре нәтиҗәсе үзен шунда ук сиздерә башлый. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән дә шулай. Урып-җыю эшләре тәмамлану белән бу эшкә җиң сызганып тотынган хуҗалыкларга күпкә җиңелрәк. Ә тартып-сузып килгәннәргә икеләтә кыен. Бер яктан – запас частьларга бәя артса, икенче яктан – язгы кыр эшләренә дә санаулы көннәр калып бара.
Эшлисе эшләр, төзәтеләсе техниканың әлегә чуты-саны юк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген хуҗалыкларда 3358 төрле маркадагы тракторларга кул тимәгән, кайберләре һаман да кар астында кала бирә. Ә бит аларның күбесе файдалану вакытын күптән узган. Чит илләрдән кайтартылган югары җитештерүчән техниканың да өчтән бере язгы кыр эшләренә әзер түгел. Иң аянычы, киң колачлы чәчү комплексларының да нибары 64 проценты гына әзерлек сызыгына куелган.
Дөрес, чит ил тракторларын төзәтү зур матди чыгымнар сорый, хуҗалыкта запас частьлар алу өчен акча кытлыгы бар. Ә менә тагылма инвентарьлар, шул исәптән чәчкеч, культиватор, БДМ, БДП дискаторы һәм башка төр җайланмаларны әзерлек сызыгына кую өчен язгы кояш җылыта башлаганын көтү кирәкме икән? Ремонт-төзәтү эшләрен никадәр иртәрәк башласа, хуҗалыкка шулкадәр отышлырак бит.
Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзенең һәр чыгышында игенчелек, терлекчелек, яшелчә, җиләк-җимеш буенча гына түгел, авыл хуҗалыгы өчен техника җитештерүдә дә киң адымнар белән алга баруыбыз турында сөйли. Хәтерем ялгышмаса, “авыл хуҗалыгы нык артта калган” Советлар Союзында елына 656 меңнән артык төрле техника җитештерелгән. Россия предприятиеләре исә елына 7 мең чамасы трактор эшләп чыгара. Күргәнебезчә, аерма 100 тапкыр диярлек. Хәзерге техниканың егәрлеге зуррак булса да, әлегә күкрәк сугарлык түгел.
5 миллион 300 мең тонна ашлык, 3 миллион тоннадан артык чөгендер, миллионнарча тонна башка төр культуралар җитештерүче Татарстанда да техника җитешмәү үзен нык сиздерә. Урып-җыю вакытында, әйтик, Кама Тамагы районы хуҗалыкларында 1 комбайнга 1000 гектар урып-җыю мәйданы туры килде. Кайбер башка районнарда да хәл шул чама иде.
Сер түгел, кыр корабларының да байтагы урып-җыюда 20 елдан артыграк эшли.
Искегә тисәң, исең китәр дигәндәй, искереп, файдалану вакытын узган комбайннар белән эшләгәндә, ашлык югалту күләме дә арта. Белгечләр әйтүенчә, искереп, гамәлдән чыгып баручы комбайннарны файдалану вакытында узган ел 30 миллион тонна бөртекле, коелып, әрәм булган. Мондый техника белән язгы чәчү, урып-җыю һәм көзге кыр эшләрен уңышлы башкарып чыккан игенче-механизаторларыбызга Ходай сабырлык бирсен иде инде. Бер яктан барлык кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу кирәк булса, техникадан файдалану кагыйдәләрен дә тиешенчә үтәү кирәк бит.
“Гостехнадзор”ның Татарстан идарәсе хезмәткәрләренең хуҗалыкларда 1600дән артык төрле кагыйдә бозу очрагын ачыклавы да әлеге проблеманың җитди булуы турында сөйли. Ни генә дисәк тә, һәр кагыйдә бозу – кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган хәл.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов әйтүенчә, төрле программалар нигезендә соңгы елларда хуҗалыклар 6 миллиард сумлык яңа техника һәм тагылма җайланмалар сатып алган. Шул исәптән, 400 дән артык трактор, 151 ашлык суктыру һәм 41 печән җыю комбайннары, башка төр техник җиһазлар кайтарылган. Нәтиҗәдә, хәзер республика буенча 100 гектар сөрү җиренә 159 ат көче туры килә. Алга киткән чит илләрдә бу күрсәткечнең берничә тапкыр югарырак булуын исәпкә алганда, безгә әле эшлисе дә эшлисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев