Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярты дөньяны гизгән блогер Рәйхан Халитов: Сәяхәткә 50 мең сум акча белән чыгып киттем

Сәяхәтче яшь лидерларга үз мисалында бушлай сәяхәт итү алымнары турында сөйләде.

Бүген Казанда Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология мәктәбе базасында сәяхәтче, блогер Рәйхан Халитов татар яшьләре лидерлары белән очрашты. Ул лидерларга үзенең 50 мең сум акча белән ил гизәргә чыгып китүе турында сөйләде.

"Сәяхәтемнең башы Япониядән башланды. Ул вакытта виза алу җиңелләрдән булмады. Шул илдән чакыру алырга кирәк иде. Һәм ул кеше синең өчен җаваплы була. Бәхеткә, мин 2008 елда Америкада укырга грант отып, бер ел шунда белем алдым. Инглиз телен камилләштердем, күп дуслар таптым", - диде сәяхәтче "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Встреча с Райханом Халитовым в Школе лидера татарской молодежи
Рәйхан Халитов үз алдына бушлай сәяхәт итүне максат итеп куя. Шуңа күрә ул юлның күп өлешен очраклы машина туктатып, "автостоп" белән гизә. Казаннан Хабаровскига кадәр 9,5 мең чакрымны ул өч атнада уза.

"Россиядә иң озак машина көтеп торган вакыт - 40 минут булды. Ә Кореядан өч көн китә алмадым, рәттән биш сәгать машина көткән вакытлар да булды", - диде Рәйхан лидерлар соравына җавап итеп.
Рәйхан Халитов Корея, Кытай, Вьетнам, Гонконг, Һиндстанда була.

Встреча с Райханом Халитовым в Школе лидера татарской молодежи

"Кайсыдыр илгә барыр алдыннан, мин аның турында берни белми идем, берни укымадым да хәтта", - ди Рәйхан. - Бар белгәнем - бу илдә чыгарылган машина һәм телефон маркалары. Иң ошаганы Корея булды, мин анда үземне өйдәге кебек хис иттем. Япониядә яшәү арзанрак. Вьетнамда инглиз теле укытучыларының хезмәт хакы әйбәт. Мин бу телне камил белгәч, укытучы булып урнаштым".
Рәйхан Халитов ярты айда 50 мең сум акча эшли. Шулай итеп, мая туплап, ул сәяхәтен Австралиягә кадәр озайтырга уйлый.Әмма бер ел эшләгәч, мотоцикл алып, ул дуслары белән көньякка - Шри-Ланка, Гоага карап юл тота. Әмма барып җитә алмый, төнге юлда каршы як полосага чыккан индус автобусы белән бәрелешеп, һәлакәткә очрый.

Встреча с Райханом Халитовым в Школе лидера татарской молодежи

Исегезгә төшерәбез, сентябрь азагында Һиндстанда сәяхәт иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан Рәйхан Халитовны Һиндстанның Нью-Дели шәһәреннән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Казанга  алып кайттылар. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнде.  Рәйханга ашыгыч рәвештә югары технологик медицина ярдәме таләп ителде. Ул хәзер аякка басты, үз хәленнән канәгать.

Яшь татар лидерлары белән очрашу вакытында ул бушлай сәяхәтне пропагандалады. "Теләк булса, яшәү урыны табып та, илләр дә гизеп була",- диде.
Очрашу ахырында Рәйхан Халитов сәяхәттән үзе белән алып кайткан Гавай гитарасында уйнавын яздырган видеоязмасын күрсәтте. "Мин анда уйнаган вакытларымны сагынам", - диде. Чөнки  сәяхәтче Рәйханның уң кулы әле дә төзәлеп җитмәгән. Нервлар үсүен көтәргә кирәк.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев