Зоотехник китте, агроном килмәде. Ни өчен хуҗалыкларда яшь кадрларга кытлык арта?
– Авыл хуҗалыгында иң кискен проблема нинди? Озак еллар Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыгын җитәкләгән Борис Гафуров көтмәгәндә шундый сорау биргәч, бераз югалып та калдым. Авылның проблемаларын санап та бетерерлек түгел бит. Шуларның кайсы иң кискене икән соң?
– Кадрлар, – диде Борис Аппау улы, икеләнергә урын калдырмыйча. Бүген өлкән буын белгечләрне алыштырырлык яшьләр юк диярлек. Килгәннәре дә күпмедер вакыттан соң китү җаен карый. Янәшәдә җайлырак урын булганда, яшь белгечне хуҗалыкта калдыру кыен...
Хәер, авылларда агрономнар да, зоотехниклар да җитәрлек. Хезмәткә тиешле түләү генә юк. Шуңа белгечләр башка юнәлешләрдә эш эзләргә мәҗбүр, – диючеләр дә бар анысы.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтүенчә, бүген хуҗалыкларга югары белемле 750 агроном, зоотехник һәм башка төр белгеч җитешми. Игенчелектә урта һәм махсус белемле кадрларга кытлык – 977, терлекчелектә 868гә җитә.
Хуҗалыкларга кадрлар җитешмәве бүген генә килеп туган хәл түгел. Әмма соңгы еллардагы икътисади вәзгыять аны тагын да тизләтте бугай. Төрле сәбәпләр белән авылларда 8 меңгә якын мәктәпнең “оптимальләштерү”гә дучар ителүе проблеманы тагын да кискенләштерде.
Татарстанда авыл хуҗалыгы өчен кадрлар аз әзерләнә дип зарлану дөрес булмас иде. Хәтерем ялгышмаса, авылларда быел урта мәктәпне 3 мең чамасы бала тәмамлаган. Сайлап алу мөмкинлеге дә, теләгән белгечлекне бирерлек уку йортлары да бар. Казан аграр университеты һәм ветеринария академиясе әзерләгән югары белемле белгечләргә 18 көллият һәм техникумда әзерләнүче белгечләрне дә өстәсәң, хуҗалыкларның кадрларга ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп була дип уйлыйм.
Тик менә югары әзерлекле белгечләрнең генә төрле сәбәпләр белән хуҗалыкларга кайтып төпләнәсе килми. Узган ел авыл хуҗалыгы уку йортлары 3 меңгә якын белгеч әзерләгән булса, шуның 150гә якыны гына үз белгечлеге белән хуҗалыкларга барып урнашкан, диләр.
Министрлыкның кадрлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин әйтүенчә, югары һәм махсус уку йортларын тәмамлаган яшьләр кайбер районнарны ерактан әйләнеп үтү ягын карый. Баулы районына соңгы 6 елда нибары ике белгеч кайткан. Бөгелмә районы хуҗалыкларын 6 елга 6 белгеч үз иткән. Мондый хәл башлыча түбән нәтиҗәләр белән эшләүче районнарга кагыла, – ди Наил Нурулла улы.
Югыйсә дәүләт тарафыннан яшь белгечләргә игътибар аз дип әйтеп булмый. Югары белемле белгеч хуҗалыкка барып эшли башлагач та, аңа республика бюджетыннан 300 мең сум ярдәм күрсәтелә. Махсус урта белемле белгечләргә исә 150 мең сум акча бирелә. Эшли башлавының беренче елында аларның хезмәт хакына ай саен 7500 сум өстәмә түләү дә каралган.
Авыл җирлегендә калып, үз эшен булдырган яшь белгечләрне дә дәүләт игътибарсыз калдырмый. Әйтик, фермер хуҗалыгы оештырган яки гаилә фермасы төзергә алынучыларга 1,5 миллион сумнан алып 5 миллионга кадәр ярдәм күрсәтелә.
“Авыл җирлегенең тотрыклы үсеше” дигән максатчан программа нигезендә 2018 ел дәвамында республика һәм федераль бюджеттан ел дәвамында 400 гаиләгә 437 миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтү каралган. Моннан тыш авылда йорт төзергә теләүче яшь гаиләләргә дә ярдәм күрсәтеләчәк”, – ди Николай Титов.
Заманча техника һәм технологияләр белән идарә итү өчен хуҗалыкларга югары әзерлекле белгечләр кирәк. Аз чыгымнар белән көндәшлеккә бирешми торган продукция җитештерми торып, югары табыш алу мөмкин түгел. Республикада уңышлы эшләүче күп хуҗалыкның төп терәге – яшьләр. Тик аларны зур вәгъдәләр биреп һәм якты киләчәк белән кызыктырып кына хуҗалыкка беркетеп булмый. Моның өчен хуҗалык һәм дәүләт биргән мөмкинлекләрдән файдалана белү дә кирәк.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев