Яшермим, мин боларның берсен дә моңарчы белми идем. Әле алай гына да түгел, ничек итеп кап-кара балчыкта үсеп утырган чөгендердән ап-ак шикәр ясап булганын да күз алдына китерә алмый идем. Югыйсә Россиядә ХVIII гасырда ук инде шикәр чөгендереннән шикәр җитештерә башлаганнар.
Зәй шикәр заводы да 1967 елда ук ачылган. Ниһаять, миңа да заводка барып, ничек итеп шикәр җитештергәннәрен күрергә насыйп булды. Ишегалдында тау-тау булып өелеп яткан кара балчыклы чөгендернең ничек итеп ак шикәргә әверелеп капчыкларга тутырылганын үз күзләрем белән күрдем. Бу турыда тулырак язма газетабызның алдагы санында, ә хәзергә тәмле күчтәнәч.
Зәй шикәр заводыннан тәмле күчтәнәч
Сез көн дә чәйгә салып болгата торган шикәргә багышлап һәйкәл салганнарын белә идегезме? Ә шикәрнең микробларны бетерү сәләтен? Озак төзәлми торган яраларны шикәр белән бәйләсәң, ул бик тиз корый, төзәлә диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев