Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм МТПларны 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс узды

2019 елның 29 октябрендә Саба районында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм МТПларны 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс узды. Район хуҗалыкларын ФГБОУ ВО "КГАУ"ның машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире, доцент Матяшин А. В., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече А. Х. Корбанов, Саба районы буенча җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Харисов Раиф Вазиф улы, игенчелек буенча консультант Нигаметзянов Ринат Фердинат улы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Харисов Рөстәм Раиф улы һәм Татарстан Республикасы ФДУ «Россельхозцентр» филиалының МРО башлыгы Кәбиров Васил Сәет улы составындагы комиссия карап чыкты.

Комиссия әгъзалары районның 8 хуҗалыгында, машина-трактор парклары территориясендә кышкы саклауга техниканы куюның 70 балллык система белән, шулай ук АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт үткәрүгә әзерлеген бәяләделәр. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» - 69 балл; 2 нче урынны- «Туган як» - 67 балл; 3 нче урынны – «Курсабаш» җәмгыятьләре алды - 66 балл. Район буенча уртача балл-65,5. Комиссия район хуҗалыкларында МТП торышын югары бәяләде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев