"Аргамак" картодромында картинг буенча чемпионат һәм беренчелек
2019 елның 26-27 июль көннәрендә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча Стриж, Пилот, 125-А, 125-Б төрләрендә Татарстан Республикасының 24 нче чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
Бүләкләү тантанасында мөхтәрәм кунаклар катнашты:
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе: Марат Рәшит улы Кәримов; Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары полиция капитаны Илнур Дамир улы Насыйбуллин; узыш җитәкчесе Евгений Львович Шафранов; ярышлар директоры Ирек Рамазан улы Гарипов.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
«СТРИЖ» классы:
3 урын Әмир Солтанов Сарман;
2 урын Айзат Хөсәенов Байлар Сабасы;
1 урын Артур Гәрәев Байлар Сабасы.
«ПИЛОТ» классы:
3 урын Айзат Хөсәенов Байлар Сабасы;
2 урын Егор Митрофанов Лениногорск;
1 урын Николай Фролов Казан.
«125-А» классы:
3 урын Артур Загиров, Сарман;
2 урын Илдан Насыйров Урыссу;
1 урын Айзат Хөсәенов Байлар Сабасы.
«125-Б» классы:
3 урын Дмитрий Касимов Казан;
2 урын Әлфис Мөхәммәтгалиев Байлар Сабасы;
1 урын Илнар Галимов Байлар Сабасы.
Командалар арасында:
3 урын Торнадо 2 Байлар Сабасы;
2 урын ДОСААФ автомәктәбе Лениногорск;
1 урын Торнадо 1 Байлар Сабасы
Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев