Беренче унлыкка керделәр
Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән яшь инспекторлар хәрәкәтенең (ЮИД) юбилей “Имин тәгәрмәч-2019” конкурсында 57 командадан 228 мәктәп укучысы катнашты.
Безнең район командасы данын аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучылары Гөлфия Гатауллина, Динә Зарипова, Әмир Исрафилов һәм Илсаф Баһавиев (тренерлары Илназ Габдерахманов) яклады. Яшь хәрәкәт инспекторлары бәйгедә сынатмадылар. Илназ реаль юл шартлары булдырылган автошәһәрчектә велосипедта йөрүчедә җиңү яулады, шулай ук юл һәлакәтендә зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүдә, командадашы Гөлфия Гатауллинадан гына калышып, X урынны алды. Сабалылар “Юл иминлеге өчен – бергәләп” иҗади бәйгесендә дә иң яхшылардан булып танылдылар. Шулай итеп, районыбыз ЮИД командасы гомумкоманда зачетында 9нчы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев